news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сөннәт» төшенчәсе нәрсә аңлата?

news_top
«Сөннәт» төшенчәсе нәрсә аңлата?
Фото: © "Татар-информ"

«Сөннәт» төшенчәсе турында «Хозур дин турында» телеграм-каналында аңлаталар.

Сөннәт – Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм үрнәгендә эшләнә торган гамәлләребез. Сөннәтне башкарган кеше әҗер-савабын алачак һәм Кыямәт көнендә Пәйгамбәрнең шәфәгатенә ирешәчәк.

Белә торып сөннәтне үтәмәү начар эш булып санала.

Сөннәт 2 төргә бүленә:

Сөннәт-мүәккәдә − Пәйгамбәребезнең даими башкарган һәм бик сирәк кенә төшереп калдырган эшләре. Мәсәлән, иртәнге намазның, өйлә, ахшам һәм ястү намазларының сөннәтләре.

Сөннәт гайре мүәккәдә − Пәйгамбәр сирәк башкарган гамәлләр, мәсәлән, икенде һәм ястү намазының фарызына кадәр кылынган 4 рәкәгать сөннәте.

«Дин вә мәгыйшәт»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар