Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөннәт намазларын каза кылу таләп ителәме?

news_top_970_100
Сөннәт намазларын каза кылу таләп ителәме?
"Татар-информ" архивы

Татарстан Диния нәзарәте сөннәт намазларын каза кылу турында фәтва чыгарган.

Әссәламегаләйкүм! Җөнеб хәлендә булганнан соң, онытылып китеп, госел коенасы урынга тәһарәт алганмын. Миңа хәзер сөннәт һәм фарыз намазларын яңадан укырга кирәкме, әллә фарыз намазларын гынамы?

Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Тәһарәтле һәм госелле булу намазның дөреслеге өчен шарт булып тора. Аллаһ бу хакта Коръәндә әйтә (5:6):

Әгәр [намаз укырга кирәк булган вакытта], сез җөнеб хәлендә икәнсез, [тәнне тулысынча юып – госел алып], чистарыныгыз.

Сезнең очракта фарыз, витр намазларын һәм иртәнге намазның сөннәтен үтәргә кирәк (әгәр сез госел коенмаган килеш иртәнге намазны укыган булсагыз).

«Бәдаи‘ әс-санаи‘» китабына болай дип әйтелә:

«Ә инде сөннәт [сөннәт намазы] мәсьәләсен аңлатуга килгәндә, сөннәт намазы укылмый калган булса, аны каза кылырга кирәк буламы? Без ярдәмнең бары Аллаһтан булуын гына әйтә алабыз: безнең фикердәшләребездә бу мәсьәләдә, иртәнге намазның сөннәтен каза кылудан кала, каршылыклар юк. Әгәр алар [сөннәт намазлары] укылмый калган икән – каза кылынмый, һәм монда фарыз намазы белән бергә яки аннан башкамы [укылмый калган] – аерма юк».

(«Бәдаи‘ әс-санаи‘ фи тәртиб әш-шәраи‘», ‘Аляуддин әл-Касани. 1/287).

Шулай ук:

«Ә иртәнге намазның сөннәтенә килгәндә, әгәр аның белән бергә фарыз намазы да укылмаган булса, сөннәтне каза кылырга кирәк. Бу хакта «төнге үткел» («ночной перевал») турында хәдистә әйтелә». («Бәдаи‘ әс-санаи‘ фи тәртиб әш-шәраи‘», ‘Аляуддин әл-Касани. 1/287).

Һәм Аллаһ – яхшырак Белүче. ⠀⠀⠀

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100