Гөлфирә ярлы тормышта үсте. Аңа 7 яшь булганда, әтисе ташлап китте. Акча эшләргә дип Себергә киткән җиреннән башка хатын-кызны очратты һәм шунда калды. Бары тик Гөлфирәнең әнисе белән аерылышу өчен генә бер тапкыр кайтып китте. Хәтта кызын күрергә дә кереп чыкмады...
Әнисе Фирая сатучы булып эшләде. Ул эшләгәндә тормышлары алай ук начар булмады. Тик менә, аерылганнан соң, сәламәтлеге көйсезләнде, үзен жәлли башлады. Аннан аракыга ияләнде, һәм эшеннән дә кудылар. Юк, Фирая тәмам төпкә төшеп, кешелектән чыкмады. Бары тик ул бөтен нәрсәгә битараф иде. Кызы ничек укый, нәрсә ашый, нәрсә кия, хәле ничек... Кыскасы, аны боларның берсе дә кызыксындырмады.
Әнисе очраклы эшләр белән генә акча юнәтте, әмма аны яңа табылган «дуслары», дөресрәге, шешәдәшләре күбрәк кызыксындыра иде. Күрәсең, ире ташлаганнан соң, хатын-кыз буларак үзенә игътибар теләгәндер. Шулай итеп өйгә төрле ир-атлар алып кайта башлады, алар белән бергә эчте.
Беркеме дә булмаганда ярыйсы гына йөри, каядыр эшкә урнаша, ашарга пешерә. Әмма соңыннан кабат баш-аягы белән яңа мөнәсәбәтләргә чума да, шешәдән һәм каршысындагы ир-аттан башка, барысы турында да оныта.
Гөлфирә, чүп үләне сыман, үз көенә үсте. Әле ярый әнисе ягыннан апасы бар иде, ул ашатты, кечерәйгән кием-салымнарын бирде.
Гөлфирәнең 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң мәктәптән китүе гаҗәп түгел. Башка шәһәрдә техникумга укырга керде, тулай торакта бүлмә бирделәр.
Гөлфирә техникумны укып бетергәндә, әнисе үлде. Туган шәһәренә кайтырга җыенмады, ул җир турында да, туган йорты турында да бернинди матур, рәхәт истәлекләре юк аның. Әнисе үлгәч, фатирларын сатты, шуның акчасын ипотекага кертте. Бу вакытта Гөлфирә эшли иде инде. Акчаны көрәп алмаса да, ашау-эчүгә, бәләкәй генә студия-фатир өчен ипотеканы түләп барырга җитте.
Гөлфирә һәрвакытта да урамдагы сукбайларны бик жәлли иде. Үз тәҗрибәсеннән белә бит: төпкә төшкән мондый кешеләрнең һәммәсенең дә язмышы фаҗигале була. Ихтыяр көче булмаса, Гөлфирә үзе дә нәкъ шундый булып үскән булыр иде. Әтиләре ташлап китмәгән булса, Фирая да болай түбән төшеп, үз-үзен югалтмаган булыр иде.
Берәү дә яхшы тормыштан урамга урамга чыгып яши башлмый. Бервакыт интернетта утырганда, «сукбайлар приютына волонтерлар кирәк» дигән белдерүгә тап булды. Үз әнисенә аякка басарга булыша алмады, бәлки, башка берәр кешегә ярдәм кулы суза алыр.
Барысы да Гөлфирә уйлаганча җиңел булмады. Приюттагы кешеләр артык рәхмәтле түгел иде. Һәм үз тормышларын үзгәртергә дә атлыгып тормыйлар, шуңа күрә аракы өчен барысына да әзер иде.
Приютта кагыйдәләр кырыс. Хуҗалар сыену урыны һәм ризык бирә, ә моңа алмашка сукбайлар аракыдан тулысынча баш тартырга һәм эшләргә тиеш.
Әлбәттә, бу таләп һәммәсенә дә туры килми. Бик күпләре берничә көннән соң ычкынып, приюттан китеп бара. Бернинди чикләүләрсез, әмма урамда яшәүне хуп күрәләр.
Гөлфирә документлар һәм сукбайларның туганнары белән ярдәм итәргә тиеш иде. Кайвакытта уңыш елмаеп, бу кешеләрнең нинди дә булса туганнары табыла, һәм аларны алып китәләр. Тик еш кына туганнар булмый, яки алар сукбайлар белән бәйләнешергә теләми иде.
Шулай ук Гөлфирә үзе дә бу сукбайлар белән сөйләшә. Мондый хәлгә ничек төшүләре турында сораштыра, тик җаваплары еш кына бик хәсрәтле була.
Менә бер хатынны кызы куып чыгарган, чөнки үз тормышын җайга салырга теләгән. Хатын мондый хәлдә калырмын дип башына да китермәгән, аны-моны уйламыйча, фатирын кызына яздырган. Тик соңыннан үз баласын җиңә алмаган инде. Аракыда һәм шундый ук кешеләр белән дуслашып тынычлык табарга теләгән.
Икенче ир акча эшләргә килгән җиреннән колга әйләнгән дияргә була. Документларын тартып алганнар, кол сыман тотканнар. Качып котылгач, урамда яшәгән.
Бу ир-атны алырга туганнары килде, документларын да яңарта алдылар. Мондый бәхетле очраклар булганда, Гөлфирә бик сөенә иде.
Көннәрнең берендә приютка бер ир килде. Эчүе, урамда яшәве әллә каян күренеп тора. Тышкы кыяфәтеннән, үзеннән аңкыган истән дә бик яхшы аңларга була.
Ул юынды, табиб карады, шуннан соң ул кешегә охшап калды.
Гөлфирә аңа карады, бу ирне кайдадыр күргәне бар кебек иде аңа. Хәер, мондый хәлләр аның белән еш була: сукбайларның күбесе нәрсә беләндер бер-берсенә охшаш була. Аракыдан шешенеп беткән йөзләре, кояшта янган һәм тупасланып беткән тән тиресе барысыныкы да бер төрле була. Бу ир дә шундыйларның берсе иде.
Ул бераз ял итеп, хәл җыйгач, Гөлфирә аның янына килеп документларын сорады.
«Хәзер, кызым бар...» – диде ир.
Ир калтыранган куллары белән таушалып беткән паспортын чыгарды. Гөлфирә аны ачты да катып калды.
Хәзер бу ирне ни өчен таныш булып тоелуы аңлашыла. Бу – аның әтисе иде! Әйе, нәкъ үзе!
Гөлфирә аны начар хәтерли иде, ә өйдә аның фотолары булмады. Ничектер, бер эчкәч, әнисе аның бөтен фотоларын яндырып бетергән иде.
Тик Гөлфирәнең хәтерендә барыбер ниндидер образ бар иде. Һәм менә хәзер ул образ аның каршысында утыра. Әйе, кыяфәте начар, картайган. Әмма, шулай да ул – аның әтисе.
Гөлфирә сер бирмәскә тырышты, чөнки әтисе дә аны танымады бит. Хәер, бу – гаҗәп тә түгел, соңгы мәртәбә кызын бик кечкенә килеш күрде бит ул.
Гөлфирә документларны кире бирде дә китте. Ә соңыннан нәрсә эшләргә икәнен уйланды.
Әлбәттә, аны әтисенең ничек урамга эләгүе кызыксындыра иде. Монда килеп эләгерлек булгач, тормышында ниләр булды икән? Ә ул бит башка шәһәрдә яшәде, шунда гаилә корды. Үз бәхете өчен баласын һәм хатынын ташлап китте!
Ул гамәлләре өчен җәза шушы микән? Җәза булса, нишләп алайса язмыш аларның икесен бергә очраштырды соң?
Әтисенең язмышына караганда, Гөлфирәне шушы сорау күбрәк борчый иде. Хәзер аңа нәрсә эшләргә соң? Берни әйтмәскәме? Танымаганга сабышыргамы? Бер фамилия дип, беткәнмени бер үк фамилияле кешеләр! Сирәк очрый торган фамилия түгел, өч кешенең берсендә шул.
Әтисе нидер сизәр дип тә борчылмый. Тик, әтисенең сукбай икәнен белә торып, алга таба ничек яшәргә Гөлфирәгә?
Әйе, ул аларны ташлап китте, ул аңа беркем түгел. Гөлфирәнең җаны сызланды, ул әтисен белмәгән кыяфәт чыгарып йөри алмаячак иде.
Шул вакытта Гөлфирә ипләп, җайлап кына барысын да белешергә булды. Ул бит аларның бөтенесеннән дә язмышлары турында сораштыра, шуңа күрә шикләнерлек берни дә юк. Әтисеннән дә сорар.
Ә бәлки, ул аның әтисе дә түгелдер әле! Бәлки, адашлар гына дыр. Алай да була ала бит.
Гөлфирә үзенең ялгышуына ышана да башлаган иде инде. Шуңа күрә бу ир белән сүз башлау аңа улкадәр үк авыр булмады.
«Сезгә нәрсә булды? Ни өчен урамга килеп эләктегез?» – дип сорады.
«Озын тарих...» – диде ул, сузып кына.
«Зыян юк, минем вакытым күп», – диде Гөлфирә.
«Яшьлек җүләрлеге белән Себергә эшкә киттем. Өйдә хатынымны, кызымны калдырдым (бу мизгелдә Гөлфирә дерт итте. Ул ялгышмаган иде. Мондый туры килүләр була алмый). Ә анда, икенче шәһәрдә, бер хатынны очраттым. Беләсеңме, ул мине сихерләде бугай! Күземә аннан башка беркем дә, бернәрсә дә күренмәде. Хатыным белән аерылыштым, хәтта кызымны оныттым. Шул хатын белән яши башладым. Озак яшәдек, 15 ел... Балабыз булмады, җәза булгандыр. Ә соңыннан тик торганнан куып чыгарды ул мине, нәрсәдер ошамады ахрысы. Әйтерсең шушы узган еллар барысы берьюлы өстемә ишелеп төште. Мин бит кызымның ничек яшәвен дә белмим, бәлки, мин аңа кирәктер», – диде ул, калтыранган тавыш белән.
Гөлфирә берни дәшмәде. Әйе, ул аңа кирәк иде. Әнисе эчкәндә, ашарга ризык булмаганда... Гөлфирә менә әтисе кайтыр да, тормышлары җайланыр дип, күпме хыялланып яшәде. Ул бу хыял чынга ашмады, әтисе кайтмады. Дөресрәге, моны соңрак эшләде.
«Кайттым, ә өйдә башка кешеләр яши. Күршеләр элекке хатынымның үлгәнен, ә кызымның күченеп киткәнен әйтте. Авыр яшәгәннәр икән... Хатыным Фирая эчүгә сабышкан, кызым интегеп яшәгән...» – диде ир, һәм күзләреннән яшь тәгәрәп төште.
Гөлфирә йодрыкларын кысты. Хисләрен яшереп тору бик авыр иде аңа.
«Сайланып торырлыгым, барыр җирем юк иде. Эшкә урнашырга уйладым. Ул шәһәрдә әллә ни өметләнерлек нәрсә юк, шуңа монда, зуррак шәһәргә килдем. Төзелешкә урнаштым, анда да алдадылар. Акча түләмәделәр. Шулай әрле-бирле сугылып йөри башладым. Тик үзеңнән качып буламыни ул... Урамдагы бөтен кызларга карап йөри идем, бәлки, минем кызымдыр... Күңелгә авыр булды. Ничек аны шулай ташлап китә алдым соң... Ахыр чиктә, эш юк, баш астында түбәм юк, туганнарым, гаиләм юк... Шул кирәк инде миңа!» – диде.
Әтисе кулын селтәде, ә Гөлфирә башын түбән иде. Соңыннан аңа әкрен генә рәхмәт әйтте дә китте.
Уйлана торгач, Гөлфирә әтисен белергә теләмәвен аңлады. Дөрес әйтә ул, шул кирәк аңа. Ул аны ташлап китте бит, нишләп хәзер Гөлфирә аңа булышырга тиеш, ди әле? Аңа беркем дә ярдәм итмәде, барысын да үз көче белән тапты.
Шулай ук күпмедер вакытка волонтерлык эшеннән китеп торырга да уйлады Гөлфирә. Бу очрашу аны бик яралады. Аның эгоист булып, үзе өчен генә яшисе килде.
Тик Гөлфирә моңа озак чыдый алмады. Бер уйлап карасаң, чит-ят кеше булган үз әтисе өчен йөрәге өзгәләнде. Өч көннән соң приютка килде. Үзе өчен башта ук хәл итте: әгәр анда әтисе булмый икән, димәк, язмаган. Әгәр әтисе шунда булса, ул аңа дөресен әйтәчәк.
Әтисе шунда, хәтта нәрсәдер эшләп йөри иде. Өч кенә көн узды, ә ул шактый ярыйсы гына күренә иде. Приют җитәкчесе дә аны, тырыша, дип мактады.
Төштән соң Гөлфирә аны чакырып алды.
«Минем сез бер нәрсә әйтәсем бар. Мин – сезнең кызыгыз», – диде ул.
Озакка сузып тормаска булды. Әгәр аны-моны сөйләндереп, читләтеп йөрсә, әйтергә кыймаячак иде. Иң яхшысы, шундук әйтү.
Ир-атның куллары калтыранды, күзенә мөлдерәп яшь тулды.
«Гөлфирә?» – диде ул әкрен генә.
Гөлфирә баш какты.
«Гафу ит, кызым, Беләм, сезгә бик авыр булгандыр...»
«Белмисең. Мин әле җүнләп яши генә башладым, ә монда син килеп чыктың...» – диде Гөлфирә.
«Аңлыйм. Син миңа берни дә тиеш түгел. Сине күрүемә дә шат мин. Минем өчен борчылма, ничек тә яшәрмен», – диде ир-ат.
«Менә шул-шул, борчылмый булдыра алмыйм», – дип авыр сулады Гөлфирә.
Гөлфирәнең әтисе берникадәр вакыт приютта яшәде. Соңыннан Гөлфирә аңа коммуналкада бер бүлмә тапты. 1 айга акчаны Гөлфирә, ә соңыннан үзе түләде.
Әтисе башка эчмәде. Эшкә урнашты, яхшы эшләде. Гөлфирә алдындагы гаебен юар өчен тырышты. Аңа ремонт ясарга булышты, әз-мәз булса да акча биреп барды, еш очрашты, йомышларын үтәде.
Тиз булмаса да, тора-бара, Гөлфирә әтисенә карата ярату тоя башлады. Әйе, әле дә булса аңа карата үпкә хисе бар, тик төрле хәлләр булуын акылы белән яхшы аңлый иде. Әтисенең хәзер ничек тырышуы да, аның кызын чынлап та табарга теләвен аңлата бит. Соң булса да, уң булсын, диләр.
Әтисенә дөресен әйтергәме-юкмы дип икеләнгән чагында, үзенең мәрхәмәтле ягы җиңеп чыкканына сөенде. Шуның аркасында хәзер якын кешесе бар бит. Гөлфирә, ниһаять, үзен бәхетле хис итә иде.