Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Соңлап килгән хат (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

«Лилия, кызым, син китәсеңмени?»

«Әйе, әни. Шәһәргә барып кайтасы бар иде. Соңгы автобуста кайтып җитәрмен», – диде Лилия әнисенә.

«Бәй, хәзер Айгөл егете белән таныштырырга кайта бит. Сиңа кызык түгелме, көтеп тор инде. Илгиз киләсе атнага армиягә китә, тагын кайчан күрәсең әле аны...» – диде Фәндәлия апа.

«Алайса, нәрсәгә ул турыда хәзер сөйләшергә? Менә Айгөл аны армиядән көтеп алсын әле, аннан танышырбыз», – дип елмайган булды Лилия.

Бу – Лилия өчен авыр тема. Ул сеңлесеннән биш яшькә олырак, әмма беркайчан да егетләр белән җитди мөнәсәбәт кора алганы булмады әле.

Лилия белән Айгөл – бертуган апа-сеңел, ләкин алар капма-каршы: ут һәм су кебек.

Айгөл – саргылт чәчле, зәңгәр күзле, тыйнак, киң күңелле, ачык йөзле кыз. Аның күңелсезләнеп, кәефе кырылып йөргәне юк та диярлек. Үзенең уңай хис-кичерешләрен үз даирәсендәге кешеләр белән дә бүлешә. Кешеләр аңа тартыла, дуслары да бик күп.

Лилия – коңгырт күзле, кара чәчле кыз, холкы да бик авыр аның. Ул һәрвакыт бернәрсә белән дә канәгать түгел, көнчел, үч саклый һәм шуның белән кешеләрне үзеннән читкә этәрә дә иде.

Ә барыннан да ныграк Лилия сеңлесеннән көнләште.

Лилиянең шәһәрдә танышлары да, дуслары да юк. Ул анда болай гына, әзрәк җилләнеп кайтырга гына бара. Ә иң мөһиме – Айгөлнең егете Илгиз белән танышмас өчен китәргә теләде кыз.

Айгөл белән Илгиз бер техникумда, әмма төрле белгечлекләргә укый. Шунда таныштылар да. Берничә ай аралашкач, бер-берсеннән башка яши алмас булдылар. Матур, аерылгысыз пар күпләрне көнләштерде шул.

«Айгөлем, син мине көтәчәксеңме?» – дип сорады Илгиз, кызның күзләренә туп-туры карап.

«Әлбәттә, кадерлем, мин сине көтәчәкмен. Син миңа хат яз, яме. Һәркөнне яз...» – диде Айгөл, күзләре яшьләнеп.

«Һәркөн үк язып булмас инде анысы, тик еш язарга вәгъдә итәм. Мин хезмәт итеп кайткач, башка беркайчан да аерылмабыз, яме, Айгөлем», – диде Илгиз, кызны куенына алып.

Алдагы аерылышуны уйлап, Айгөлнең йөрәге кысылып куйды. Бер ел сөйгәненнән башка яшисе була бит. Бер ел үтә дә китә, диләр, әмма ул бер ел эчендә ничә сәгать, ничә көн, ничә төн, ничә атна, ничә ай бар бит...

Күңелендәге моң-сагышны ничек тә булса куып таратыр өчен, Айгөл Илгиз белән матур киләчәкләрен күз алдына китереп юанды.

Айгөл Илгизнең үз тормышындагы иң зур, саф мәхәббәте булуына тамчы да шикләнмәде. Шуңа күрә дә ул, армиягә китәр алдыннан, әти-әнисен Илгиз белән таныштырырга теләде.

Кызның әти-әнисе Илгизне бик ошатты. Кызларының аны сайлавын бик хупладылар.

Кич исә Лилия кайтты. Фәндәлия апа кызына очрашуның ничек үткәнен сөйләргә теләде.

«Илгиз – бик яхшы егет, безгә бик ошады инде, кызым. Айгөлебезгә бәхет елмайды, Аллага шөкер. Бәхеткәйләре генә булсын берүк...» – диде әниләре.

«Әни, мин арыдым. Әйдә, башка вакытта сөйләрсең әле», – диде Лилия. Аның сеңлесенең егете турында бер дә тыңлыйсы килми иде шул.

«Кызым, сеңлең өчен сөенер идең ичмасам...» – диде әнисе.

«Әни, мин Айгөл өчен бик шатланам», – дигән булды Лилия, ә үзенең эчендә көнчелек уты кайный иде.

Илгиз армиягә китте, җай чыккан саен хат язарга вәгъдә итте. Айгөл көненә әллә ничә мәртәбә почта әрҗәсен карады, әмма хат юк та юк иде.

Шулай бер ай узды – Илгиздән кош теле кадәр дә хат-хәбәр килмәде. Шат күңелле Айгөл моңсуланып калды, аз сөйләшә башлады.

Илгиз әти-әнисеннән бик иртә ятим калган, әбисе белән яши иде. Айгөл, Илгиз белән бер-бер хәл булгандыр, дип ут йотты, шуңа күрә түзмәде, бер көнне аның әбисе янына китте.

«Исәнмесез, Хәдичә апа. Мин Айгөл булам, Илгизнең йөргән кызы. Ни хәлләрегез бар?» – диде Айгөл оялып кына.

«Саумы, балам, саумы. Ару гына ятам әле, Аллага шөкер. Илгиз улыкаем гел синең хакта сөйләп торды шул..» – диде Хәдичә, карчык кызның аркасыннан сөеп.

«Илгизнең хәлләре әйбәт микән? Шуны гына беләсем килгән иде...» – диде Айгөл.

«Әйбәт кенә, кызым. Әле менә кичә генә хаты килде. Тукта әле, балам, нишләп сорыйсың? Әллә ул сиңа хат язмыймы?» – дип сорады Хәдичә әби.

«Юк-юк, яза. Кичә хаты килмәде, шуңа борчылдым. Ярар, китим мин», – диде дә Айгөл фатирдан йөгереп диярлек чыгып китте.

Урамга чыккач, Айгөл күзләренә тыгылган яшьләрен тыеп кала алмады. Урам буйлап үкси-үкси елап барды кыз. Узган кешеләр дә аңа борыла-борыла карады. Өлкән яшьтәге бар апа: «Кызым, ярдәм кирәкмиме? Нәрсә булды?» – дип сорады. Айгөл, «юк» дигәнне аңлатып, башын гына какты.

Юк, бернәрсә дә булмады. Әгәр бүген тормышы чәлпәрәмә килгәнне исәпкә алмасаң, берни дә булмады. Чөнки ул тормышын Илгиздән башка күз алдына да китерә алмый иде бит.

Бер елдан соң Айгөл кияүгә чыкты. Нигә болай эшләгәнен Айгөл үзе дә аңламады. Ирен яратмады. Әмма Илгизгә булган хисләре әз генә дә сүрелмәде.

Сигез ел узды. Айгөл алты яшьлек улы белән шәһәргә килде. Шунда ничә елга беренче тапкыр Илгизне очратты.

Илгиз дә Айгөлне таныды, әмма җирәнгеч караш ташлады һәм юлның икенче ягына чыкты.

Айгөл, шушы еллар эчендә аңа булган хисләрне тирәнгә күмдем, дип уйлаган иде. Әмма бу очрашу барысын да кире кузгатты. Айгөл яңадан күңеленнән мәхәббәтне дә, әрнү-үпкәне дә кичерде.

Ләкин чынлыкта нәрсә булганын Айгөл унҗиде ел узгач кына белде. Ул вакытта әти-әнисе гүр иясе иде инде. Айгөл апасы Лилия белән сирәк аралашты, чөнки апасының теләге шулай булды. Ә монда, көтмәгәндә, Лилия үзе шалтыратып, Айгөлне янына чакырды.

Бактың исә, Лилия нык авырый икән, шуңа күрә сеңлесе алдында тәүбә итәргә теләгән.

«Айгөл, гафу ит мине. Беләм, аңлыйм, мине кичереп булмый, әмма син тырышып кара. Ичмасам, мин үлгәч булса да, яме... Син изге күңелле бит, тырышып кара...» – диде Лилия.

«Апа, син тереләчәксең...» – диде Айгөл.

«Бүлдерми генә тыңла мине. Мин Илгиз турында... көнләштем мин синнән, Айгөл. Бик көнләштем. Почтальон апаның безнең тартмага хат салганын күргәндә, син мәктәптә идең.

Аны хәтерлисеңме, салыштырырга ярата иде бит. Аңа бер яртылык акча бирдем дә, армия хатларын башка монда алып килмәскә куштым. Илгизнең ул беренче хатын укыдым мин. Ул вакытта андый хатларны миңа да берәрсе язуын шундый теләдем...

Соңыннан тагын күрдем ул почтальон апаны, хатлар турында сорадым. Хатлар күп килде, диде, ул аларның бөтенесен дә юкка чыгарган. Шулай ук эшләргә дәвам итүен сорап, аңа тагын акча бирдем.

Бер ай узгач, Илгизгә үзем хат яздым. Синең язуга охшатып язу миңа авыр булмады. «Гафу ит, Илгиз. Мин башка кешене очраттым. Аның белән бергә китәм. Миңа башка хат язма...» – дип язып салдым.

Ул вакытта тамчы да борчылмадым, вөҗдан газабы кичермәдем. Ниләр майтарганымны хәзер генә аңладым. Гафу ит мине...» – диде Лилия.

«Эх, апа, син минем бөтен тормышымны җимердең бит!.. Сине шундый нәрсәгә сәләтле дип башыма да китереп карамадым. Яратмаган кеше белән яшәүнең нинди газап икәнен күз алдына да китермисең бит син...» – диде Айгөл, күз яшьләренә буылып.

«Ә теге хатны сакладым мин. Ул – өстәлнең беренче тартмасында...» – диде апасы.

«Хәзер нәрсәгә кирәк соң ул? Берни дә үзгәртеп булмый бит, гомер узган, артка юл юк... Белмим, сине гафу итә алырмын микән...» – дип кенә әйтте дә Айгөл, өйдән чыгып китте.

Озакламый Лилия вафат булды. Аның ире дә, балалары да юк иде. Шәхси тормышы барып чыкмаса да, карьерада шактый гына уңышларга ирешә алды. Туплаган акчаларын һәм шәһәрдәге фатирын сеңлесе Айгөлгә калдырды.

Әмма Айгөл мирастан баш тартты, ул апасының фатирыннан бер генә нәрсәне – Илгизнең беренче хатын гына алды...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100