«Соңгы юлга 200ләп кеше озатты». Агачка бәрелгән машинада биюче егет һәлак булган
Башкортстанның Иглин районында авариядә биюче егет һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
БР Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, 7 гыйнварда көндез Уфада яшәүче 19 яшьлек егет Охлебин авылыннан чыккан юлда авариягә очрый. Ул «Toyota Land Cruiser Prado» машинасы белән идарәсен югалткан һәм юл кырыена төшеп киткән. Машина агачка бәрелгән. Салондагы 19 яшьлек пассажир егет урында ук һәлак булган.
«UfaNovosti» порталы белешмәсе буенча, мәрхүм биюче булып эшләгән. Ул Охлебин авыл янында комплекста дуслары белән ял иткән. Икенче көнне көчле буран вакытында алар кайтырга чыккан. Шул чакта машина юл кырыена төшеп киткән. Машина пассажир утыра торган уң ягы белән агачка бәрелгән. Мәрхүмне соңгы юлга 200ләп кеше озаткан, диелә хәбәрдә.