«Соңгы вакытта ялгызы яшәде, боекты»: Эмиль Җәләлетдиновның кадерен белеп калдыкмы?
Казанның Мәрҗани мәчетендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов белән хушлаштылар. Хатыны Венера ханым ковидтан китеп барды, кызы Диана рактан вафат булган иде. Җырчы белән соңгы арада аралашучы булганмы? «Интертат» хәбәрчесе артистны соңгы юлга озату мәрасименнән репортаж тәкъдим итә.
Хушлашу мәрасимен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырды. Мәрасимне Айдар Фәйзрахманов алып барды. Мәрасимгә Эмиль абыйның хезмәттәшләре, аның белән күп еллар татар халкына иҗатын җиткергән хезмәттәшләре, тамашачылары җыелган иде.
– Эмиль абый халкыбыз, хезмәттәшләре күңелендә профессиональ дәрәҗәдә җырларны халкыбызга җиткерүдә югарылыкка ирешкән иң бөек җырчыларның берсе булды. Гомере буе Тукай исемендәге филармониягә хезмәт итте. Аның турында бик күп сөйләргә була, – дигән сүзләре белән мәрасимне башлады ул.
«Дәү әтинең үлеме көтелмәгәндә булды, дип әйтә алмыйм»
Элина Щуваева – Эмиль Җәләлетдиновның оныгы. Эмиль абыйның кызы Диана әтисенә 2 онык алып кайта. Элина һәм Артур – Эмиль абыйның нәселен дәвам итүчеләр. Кызганыч, Диана ханым 39 яшендә рактан вафат була. Бу хакта Эмиль Җәләлетдинов интервьюсында да сөйләгән иде.
– Балачактан ук әни, мин, энем музыка мәктәбендә укыдык. Ләкин музыка юлыннан китмәдек. Моңа дәү әти йогынты ясады. Мин дә җырларга яратам, ләкин музыка белән профессиональ шөгыльләнмим. Хәзерге вакытта бизнесым бар, Мәскәүдә яшим.
Дәү әти – яхшы кеше, кайгыртучан, шат күңелле, искиткеч әти, ир-ат, дәү әти булып истә калачак. Гомеренең соңгы көненә кадәр музыкага тугры булды. Дәү әтинең үлеме көтелмәгәндә булды, дип әйтә алмыйм, чөнки соңгы айда аның хәле бик үк яхшы түгел иде. Инсульт булгач, без аны хастаханәгә салдык. Шунда дәвалану курсын үтте. Хәтта хастаханәдә дә ул җырлады, башка авыруларны тавышы белән сөендереп торды. Инфаркт булып, кичә арабыздан китте. Барыбыз өчен зур югалту», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә җырчының оныгы Элина Щуваева.
Элина белән сөйләшеп торганда, Татарстан Композиторлар берлеге вәкиле Эмиль Җәләлетдиновның архивы, ноталары белән кызыксынды. «Безнең берлектә Эмиль абыйның ноталары, җыентыклары булуын теләр идек», – диде вәкил. Элина моңа бик теләп риза булды.
«Ике атна элек шәмнәр алып килүне сорады»
Музыкант Гөлшат Еникеева Эмиль Җәләлетдинов янына оныгы белән кунакка килеп йөри торган булган. Соңгы тапкыр күрешкәндә, җырчы үзенә шәм алып килүен сораган:
– Соңгы тапкыр 2 атна элек сөйләштек. «Шәмдәлләрем бар, шәмнәр алып кил әле», – диде. Нәрсәгә, дип сорагач: «Мин өемдә берүзем, янымда беркем юк. Җырлап җибәргәндә, шәм уты тирбәлеп куя, ялгыз түгелмен икән, дип уйлап куям. Мине тамашачылар тыңлый кебек тоела», – дип аңлаткан иде. Аннан соң шәмнәр алып килдем. Әле шунда да: «Кыйммәтлене алма», – дигән иде. Оныгы Элина үзенең песиен бүләк иткәч тә: «Мин хәзер ялгызым түгел», – диде.
Оныклары килеп-китеп йөрде. Соңгы вакытта ялгызы яшәде, боекты, миңа да шалтыратып: «Кунакка кил, куна китәрсең, урын бар бит!» – дия иде. Бергәләп чәйләр эчә идек, дачаларга йөрдек. Минем янга кунакка килгән вакытта казанын күтәреп килә иде, телеңне йотарлык итеп пылау пешерергә өйрәтте, – дип искә алды ул.
«Беркем белән дошманлашып яшәмәде, сугышмады, беркайчан эчеп йөрмәде»
Эмиль Җәләлетдинов белән бергә эшләгән хезмәттәшләре арасында Татар дәүләт филармониясендә лектор, музыка белгече Клара Таҗиева да бар иде:
– Көн саен иртәнге 6да торам. «Татарстан» радиосын кабызам. «Эмиль Җәләлетдинов вафат булды», – дигән хәбәрне ишеткәч, тетрәнеп киттем. Эмильне әле генә күргәндәй булдым.
Эмиль белән пенсиягә кадәр соңгы 16 елда филармониядә лекторий бүлегендә эшләдек. Аның белән концертларга да еш чыга идек. Әйбәт кеше иде, урыны оҗмахта булсын. Эмильнең зыялылыгы, ягымлылыгы, кешегә карата мәхәббәте аерым игътибарга лаек. Ул беркем белән дошманлашып яшәмәде, сугышмады, беркайчан эчеп йөрмәде.
Кайбер артистлар «Әпипә»дән ерак китә алмый. 1-2 җыр җырлап, популяр буласылары килә. Беркемне белмиләр, тыңламыйлар. Үзеңнең фикерең, дөньяга карашың булырга тиеш! Аллаһы Тәгалә буй, сын, тавыш биргән икән, син халкыңа хезмәт итәргә тиеш. Минемчә, Эмиль башка татарлардан интеллигент, культуралы булуы белән аерылып торды. Чөнки ул һәрвакыт яңалыкка омтылды. 90 яшь булуына карамастан, һаман җырлады.
Яшь вакытта татарча бик үк әйбәт белми иде, әмма туган телне үзләштерергә тырышты. Габдулла Тукайны яттан сөйләде, кешегә җиткерде. Иҗаты белән кызыксынып тордым. Зур югалту, – диде белгеч.
«Мәдәният министрлыгында сәнгать әһелләрен карап торучы бүлек кирәк!»
«Болгар кызлары» төркеме җитәкчесе, җырчы, аккомпаниатор Айгөл Зәйнуллина Эмиль Җәләлетдинов белән быел концерт куярга тиеш булган:
– Эмиль абый белән 1 ел элек күрешкән идек, кичә генә генә булган кебек. Телефоннан сөйләшеп тордык. Быел февральдә Эмиль абый белән концерт куярга тиеш идек. Ләкин, мин авырып китү сәбәпле, концерт булмыйча калды. Хәзер инде бөтенләй булмаячак та...
Соңгы вакытта Эмиль Усмановичка аралашу, игътибар җитмәде. Хатыны Венера ханым 1,5 ел элек коронавирустан вафат булды. Шулай итеп, мәшәкатьләр, проблемаларны хәл итә-итә, тормышыбыз үтә дә китә. Кайчак телефоннан шалтыратып сөйләшеп алу да кешегә көч бирә, кәефен күтәрә бит!
Эмиль Усманович белән төрле музейларда күп тапкырлар чыгыш ясадык. Аның өендә, минем студиядә репетицияләр ясый идек. Үзе: «Җырлыйм, җырлыйм», – дип торды. 90 яшендә дә бөтен җырларның сүзләрен яттан белә иде, пюпитрсыз җырлады. Чын мәгънәсендә профессионал музыкант булды. Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзинең әсәрләрен беренче булып башкаручыларның берсе иде.
Эмиль Җәләлетдинов кебек артист 100 елга бер тапкыр туа. Шунысы кызганыч, безнең республикада өлкән буын сәнгать әһелләрен оныталар, алар гомеренең соңгы көннәрен хәерчелектә, ялгызлыкта уздыра... Минемчә, мәдәният министрлыгы карамагында сәнгать әһелләренең хәлен белеп, аларны карап торучы бүлек булсын иде. Алар күп түгел инде, бармак белән генә дә санарлык. Мәсәлән, Әлфия Айдарская. Аңа 97 яшь, ул да ялгызлыкта, аны караучы юк, ул үз-үзен кайгыртырга мәҗбүр...
Минем йөрәгемдә Эмиль Усманович мәңгегә игелекле, зыялы, ихлас, якты, күңелле кеше булып калачак. Татар классикларының романсларын беркем дә Эмиль Җәләлетдинов кебек башкармаячак. Язмышка рәхмәтлемен, минем өчен ул туганымдай якын кеше иде. Телефоннан шалтыратып, Рөстәм Яхинның: «Ты – любовь моя поздняя» романсын җырлавын беркайчан да онытмам, – диде музыкант.
«Ятлаган шигырен тикшертер өчен, төнлә уятып сөйли иде»
Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов Эмиль Җәләлетдинов белән бер тулай торакта яшәгән булган:
– Чибәр егет иде. Мин, Рамил Курамшин һәм Эмиль белән бер бүлмәдә 1968 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә килгәч, Волгоградская урамындагы тулай торакта тордык. Ул шулкадәр чиста, пөхтә кеше иде. Перчатка киеп тормыйча, унитазларны кулы белән чистартып чыга иде.
Эмиль бик тә милли җанлы кеше иде. Мин йоклап киткәч: «Шамил, уян әле. Тукайның бер шигырен өйрәнгән идем. Шуның басымнарын, акцентын дөрес куяммы, тыңлап кара әле», – дип, төнлә уята иде. Мин аның эксперты идем (елмая). Бик күп концертларда Җыр һәм бию ансамблендә бергә эшләдек. Ул бик тә ачык күңелле, яшәү дәрте белән янды. Мин аның җырларын башкара алмадым. Репертуарында, нигездә, классик әсәрләр иде. Төгәл кеше булды. Туниста булган вакытлар һаман да күз алдымда тора. Палестинадан килгән бер кыз белән биегәне әле дә хәтердә.
Эмиль белән ярышып җырлаган вакыт та булды. Ярышып яшәдек. Ярыша-ярыша, мәрхүм, 89 яшькә җиткән иде. Эмильнең исәнлеген-саулыгын белешеп тордым.
Кичә бакчага бардым, мунча да ягып җибәргән идем. Берзаман хатын әйтә: «Абау, Эмиль агай вафат булган!» – ди. Бер минут та узмагандыр, киендем дә, соңгы юлга озатыр өчен, Казанга килдем, – диде җырчы.
«Зыялы сәхнә остасы дип атар идем»
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренчә, Эмиль Җәләлетдиновның репертуары затлылыгы һәм төрлелеге белән аерылып тора.
– Легендар җырчыбыз, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын классик музыка сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга багышлаган күренекле шәхес белән хушлашабыз. Ул татар, рус һәм чит ил композиторларының классик, камера-вокаль музыка әсәрләрен зур осталык белән башкарды. Тарихта музыка һәм башкару сәнгатен иң югары биеклекләргә күтәрде.
Мин аны зыялы сәхнә остасы дип атар идем. Тормышының соңгы көненә кадәр актив концерт эшчәнлеге белән яшәде. Казанның бик күп музей-китапханәләрендә төрле концерт программалары белән чыгыш ясады. Эмиль абыйның истәлеге йөрәгебездә калыр. Министрлык исеменнән туганнарының кайгысын уртаклашабыз», – диде министр урынбасары.
«Быел 90 яшьлек юбилеен уздырырга ниятләп йөрде»
Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Эмиль Җәләлетдинов татарның «рыцаре» дип атады:
– Һәрберебез өчен кабатланмас шәхес булды. Ул сәгатьләр буе сөйләгән шигырь-җырларын тыңлап, ләззәтләнеп, көч алып тора идем. Эмиль абый татар халкының укымышлы, зыялы икәнен күрсәтеп торды. Быел 2 июльдә 90 яшьлек юбилеен үткәрергә ниятләп йөрде. Бәлкем, 80 яшьлегендәге кебек, үткәрүдән тыйнак кына баш тартыр иде. Ничек кенә булмасын, Эмиль абый безнең өчен өлге, үрнәк булып торды, – диде директор.
Равил Шәрәфиев: «Дөрес яшәмәсә, бу кадәр яшькә җитмәс иде»
РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев фикеренчә, җырчы дөрес яшәү рәвешен алып барган.
– Әгәр дөрес яшәмәсә, бу кадәр яшькә җитмәс иде, мөгаен. Былтыр гына Татарстан урамында велосипедына утырып йөргәнен күрдем. Миңа бер кулы белән сәлам әйтте. Сокландым. Күз дә тия торгандыр инде. Бөтен әйбер белән кызыксынды ул. Шигырен дә укый, җырлый да иде.
Рафаэль Сәхәбиев укырга килгәндә, Эмиль Җәләлетдиновны кумиры дип атаган иде. Аннан үрнәк алган җырчылар да зәвыклы булды. Безнең күңелдә тырыш, булдыклы кеше булып калды, – дип искә алды артист.
«Хатыны үлеп китүе аңа начар тәэсир итте, әле яшәгән булыр иде»
Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова Эмиль Җәләлетдинов белән филармониядә бергә эшләгән.
– Безне өйрәтә, киңәшләр бирә иде. Кешелекле булды. Хатын-кызларны һәрчак хөрмәт итте. Ишегалдына җыеп, безнең күңелне күрергә тырышты. Көн саен Казан буйлап җәяү йөри иде. Хатыны үлеп китүе дә аңа начар тәэсир итте, әле яшәгән булыр иде. Без күрше булып яшәдек, гел күз алдында торды. Урыны оҗмахта булсын, – диде ул.
– Бик тә зәвыклы җырчы иде. Татар телен саклап калу аерым игътибар таләп иткән көннәрдә ул күпләргә үрнәк булды. Казанда килгәндә татарча сөйләшә белмәгән егет, соңрак, татар телендә сөйләшүдән тыш, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ шигырьләрен китабы белән яттан сөйли иде. Бик күп композиторлар белән бергә эшләде. Репертуары зур. Күп җырларның беренче башкаручысы, чөнки хәтере яхшы иде. Тавышы да микрофонга «ята» иде». Аның белән эшләвем белән горурланам, – диде баянчы, Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдинов.
«Син мине Ташкенттан куып кайтарган идең бит әле!»
Галишан Нуриәхмәт:
– 1958 елда үзбәк декадасына әзерләнеп йөргән мәлебез. Шунда Эмиль Җәләлетдиновны, Ташкент консерваториясе студенты буларак, опера театрына чакырдылар. Эмильне очраткач: «Тавышың яхшы, Татарстанга кайтып кит әле. Кайтсаң, алырлар. Нәҗип Җиһановка туп-туры кер», – дидем. 2-3 елдан соң очраштык. Мине күрде дә: «Син мине заманында Ташкенттан куып кайтарган идең бит әле!» – диде.
Эмиль – бик тырыш кеше, тотынса, һәр эшне башкарып чыга иде. Дөньяның кадерен белеп яшәде, – диде Галишан абый.
«Аның кебек Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан белгән җырчы юктыр»
Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина:
– Сәхнәгә киеп чыккан костюмнарына кадәр – бөтен җире камил иде. Аның кебек Габдулла Тукайның язмышын, шигырьләрен яттан белгән җырчы юктыр. Кешенең нинди икәнен беләсең килсә, аның белән бергә юлга чык, диләр. Бик кайгыртучан, кешелекле булды ул. Зур хәреф белән – Интеллигент булды ул. Без аны онытмабыз, исемен мәңгеләштерү турында кайгырту кирәк, – диде җырчы.
Күңелдә калган берничә очрашу турында
Эмиль абый белән беренче тапкыр 5нче музыка мәктәбендә укыган вакытта таныштым. Берүзе микрофонсыз 2 сәгатьлек концерт куйды ул. Ә ахырдан – барлык вокал укучылары сәхнәгә менеп, аның белән «Туган тел» җырын башкардык. Бу мизгел беркайчан да хәтеремнән чыкмас.
Киләсе күрешү – Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган «Сәйдәш аланы» сәнгать бәйрәмендә 2016 елда булды. Идел елгасы ярында урнашкан Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында бик матур кояшлы көндә аның белән якыннан таныштым.
Соңрак, Лима Кустабаева оештырган КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршындагы «Халык мәхәббәте лауреаты» музыкаль сәнгать фестивалендә 2017 елда күрештек. Исем китте – Эмиль абый «сәпидтә» җилдертеп килеп җиткән иде. Аның белән шунда сөйләшеп тордык. Фестивальне карап, тыңлады да ул: «Мин кайтып китәм», – дип, саубуллашып, сәпиденә утырып китеп тә барды. Шаккатып, артыннан карап калдым. «Вәт Эмиль абый булдыра-а-а!» – дидем.
«Татар-информ» редакциясенә чакырырга теләк туды. Эмиль абый, хәзер дисәң, хәзер үк килеп җитәргә әзер иде. Килеп җитмәс борын, телефон трубкасыннан ук җырлый башлаган иде... Бик матур җәйге көн иде ул, һәрвакыттагыча, күптәннән белгән танышымыни, җиңел генә аралаша башлады. Исемемне сорагач, «Зилечка» дип кенә дәште. Үзе белән фотоларын алып килгән иде. Аларны өстәлгә тезде дә, бер кулымны тотып, Рөстәм Яхин романсын башкарды. Берсе артыннан икенчесе, өченчесе... Эмиль абыйны туктатып булмый иде, ә минем аны бүлдерәсе килмәде. Менә шулай.
«Эмиль абый, әйдәгез җырлап карыйк!» – дип тәкъдим иттем маэстрога. Ул ике дә уйламыйча, җырның исемен ишетүгә, җырларга әзерләнеп басты. Шулай итеп, Рөстәм Яхинның «Күңелдә яз» җырын бернинди репетициясез җырлап карадык. Ә аннан соң, ул тагын дуэт җырларга тәкъдим итте. «Ялгыз агач» җырын ике тавышка бүленеп җырладык. Анысын видеога яздырмаганмын. Ләкин ул җыр да искиткеч матур килеп чыккан иде.
Аннан соң, ул Габдулла Тукай сүзләренә үзе иҗат иткән җырлары турында сөйләде. Аларын да өзекләп җырлап күрсәтте. «Кайгыда да, шатлыкта та җырлыйм мин!» – менә аның тормыш девизы. Бәла-каза килсә, йомшыйбыз, бетеренәбез... Ә Эмиль абый гел җырлый иде. Борчылуын, эчендәге кайгысын да җырлап, җыр-моң аша чыгарган ул. Безгә дә әйтәсе васыяте шул кебек: «Җырлап яшәгез. Кайгыда да, шатлыкта да!»
Рухың шат булсын, урының җәннәттә булсын, Эмиль абый! Артистны Мәрҗани мәчетенә караган мөселман зиратына җирләделәр.
- Эмиль Җәләлетдинов — татар җыр сәнгатенең күренекле вәкиле, Татарстанның халык (1973), Россиянең атказанган артисты (1982).
- Ул 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туа, Ташкент консерваториясендә укый башлый. Аннары укуын Казан консерваториясендә дәвам иттерә. 1962 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы солист булып эшли башлый, концертлар белән Татарстан һәм илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә була.
- Җырчы татар композиторлары белән тыгыз элемтәдә яши, Рөстәм Яхинның романсларын, Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» исемле циклын симфоник оркестрга кушылып җырлый. Аның репертуарында рус, итальян халык җырлары, чит ил, рус классик композиторларының романслары әһәмиятле урын алып тора. Җырчы кичә Казанда вафат булды.