«Соңгы тапкыр кайткач, күзләре ачык яшел төскә кергәнен күрдек, ә элек алар көрән иде»
Айнур Сафиуллин Бөгелмә районында туа. Мәктәптән соң артиллерия училищесына укырга керә, аннары Бурятиядә хезмәт итә. Махсус операциядә ярты ел булгач, 34 яшендә һәлак була. Офицерның хатыны аның тормышы һәм батырлыклары турында сөйләде.
...Иренең балдагын киеп йөри һәм аны беркайчан да салмаячагын әйтә
Айнур Сафиуллин «Батырлык өчен», «Халыкара терроризмга каршы көрәштә казанышлары өчен», «Хәрби батырлык өчен» һәм башка медальләргә лаек була. Үлгәннән соң «Батырлык» ордены белән бүләкләнә.
«Татар-информ» журналисты Елена Фенина Айнурның хатыны белән очрашты. Эльвина Сафиуллина 2 баласы белән Казанда – ире сатып алган һәм ремонт ясаган фатирда яши. Сафиуллиннарның улларына 11, кызларына 3 яшь. Эльвинага өй эшләрендә әнисе һәм сеңлесе булыша, ә югалту ачысын җиңәргә дуслары ярдәм итә.
«Минем аралашу даирәм ирем үлгәннән соң бик нык үзгәрде. Мин үзем шикелле тол калган хәрбиләрнең хатыннары белән аралашам. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр. Алар гына миңа никадәр авыр булуын аңлый ала. Без бергәләп төрле чараларга, концертларга йөрибез, хәтта бергә Мәскәүгә дә бардык. Бу аралашу миңа бик ярдәм итә», – дип сөйләде Эльвина.
Аның бармагында – иренең туй балдагы, ул аны беркайчан да салмаячагын әйтә. Эльвина ире турында бик җылы итеп сөйли, аны искә алганда, елмаеп-елмаеп куя. Без сөйләшкәндә бер тапкыр да еламады, көчле булырга, авыр хатирәләрне искә алмаска тырышты, иренең тормышы һәм аның батырлыклары турында сөйләде.
«Безнең хәтта туган көннәребез дә бер көндә – 28 июльдә, минемчә, бу очраклы түгел»
«Без Татар Димскәе (Бөгелмә районы) авылында таныштык. Танышканда икебезгә дә 16 яшь иде. Безнең хәтта туган көннәребез дә бер көнне – 28 июльдә. Минемчә, бу – очраклы гына түгел, ул – миңа язмышым бүләге. Безнең аңа кадәр дә очрашканыбыз булды, әмма аралашмадык. Ул мине беренче тапкыр 10 яшендә күргәнен әйтте. Ул вакытта ук миңа игътибар иткән булган. Ул авылда минем әбием яши иде, мин аның янына кунакка кайта идем, ә ул анда үзе яши иде», – дип елмая Эльвина.
Яшь чакта гашыйклар бик күп аралаша, Айнур Эльвина янына Бөгелмәгә кунакка килеп йөри. Кызның әнисе шунда ук егетнең уңай сыйфатларын күреп ала һәм аны үз улы кебек кабул итә.
«Ул яшенә караганда акыллырак иде, максатчан булуына да игътибар иттем», – ди Эльвина.
Мәктәпне тәмамлагач, Айнур Казанда артиллерия училищесына укырга керә, ә Эльвина – кооператив институтына. Уку йортлары янәшәдә генә урнашкан булса да, алар Эльвина сессиягә килгәч кенә күрешәләр, чөнки кыз читтән торып укый.
«Мин аны гомерем буе көттем»
«Ул вакытта кәрәзле телефоннар чыга гына башлаган иде, без кәгазь хатлар языштык. Мин аларны әле дә саклыйм. Өченче курстан соң безнең кәрәзле телефоннарыбыз барлыкка килде, һәм без шалтыратыша башладык – иртәнгә кадәр сөйләшә идек. Аның хәтта кулында телефон белән йоклап киткәне дә булды. Сөйләшеп туя алмый идек. Мин аны гомерем буе көттем. Башта авылдан, аннары училищедан, аннары – даими командировкалардан», – дип сөйли Эльвина.
Айнур балачагыннан ук хәрби булырга хыяллана. Бу – аның зур теләге һәм максаты иде, ди Эльвина.
«Ул һәрвакыт йөгерә иде, хәтта без урамга йөрергә чыккач та, турникта күнегүләр ясый, йөгереп ала иде. Шулай итеп ул училищега керергә әзерләнде», – дип искә ала ул.
Айнур белән Эльвина дипломнар алуга ук өйләнешәләр. Аларның туйлары 2010 елның 16 июлендә була, ә инде 2 атнадан соң алар поездда Бурятиягә – хәрби часть урнашкан Кяхта шәһәренә китәләр.
«Тормыш юлыбыз шулай башланды. Ул һәрвакыт читтә, командировкаларда иде. 2012 елда улыбыз, 2020 елда кызыбыз туды. Айнур башта взвод командиры иде, аннары аны, квалификациясен күтәрү өчен, Санкт-Петербургтагы Михайлов академиясенә җибәрделәр. Ул разведка начальнигына укыды, ә аннары инде артиллерия бүлеге штабы начальнигы булды. Беренче тапкыр ул үзе генә китте, бу – 2016 ел иде. Икенче тапкырында, 2018 елда, бергә бардык. Без анда ярты ел яшәдек һәм тагын Кяхтага кайттык», – дип искә ала Эльвина.
«Мин, аннан бер генә булса да хәбәр килсә иде дип, һәрвакыт стресс халәтендә яшәдем»
Офицер Сафиуллин төрле халыкара өйрәнүләрдә, шул исәптән Монголиядә һәм Һиндстанда була. Ә 2021 елда Сириядә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.
«Мин, аннан бер генә булса да хәбәр килсә иде дип, һәрвакыт стресс халәтендә яшәдем. Ярты елдан соң ул кайтты, аңа отпуск бирделәр. Без аны Казанда көттек, ул яныбызга кайтты. Без аның белән кабат Кяхтага китәрбез дип уйлаган идек, ләкин ул Яңа елдан соң тагын бер зур командировкага китәчәген әйтте», – ди Эльвина.
Гаилә әтиләренең ялын бергәләп үткәрә.
«Ул әнием белән миңа һәм балаларга бүләк ясады, Төркиягә юллама сатып алды, үзе бара алмады, Сириядән соң аңа чит илгә чыгарга ярамый иде. Бу – шундый күңелле сюрприз булды. Ләкин хәзер мин ул көннәрдә бергә булмавыбыз өчен үкенәм», – дип искә ала Эльвина.
2021 елның ноябрь башында Айнур үз частенә китә, ә гыйнварда аны Белоруссиягә өйрәнүләргә җибәрәләр.
«Махсус хәрби операция башлануы турында мин дә, һәркем кебек, телевизордан белдем. Ул миңа эше турында бернәрсә дә сөйләмәде. Чөнки мин – бик эмоциональ кеше. Бик тиз паникага биреләм. Беренче тапкыр шалтыратканда: «Барысы да яхшы, борчылма, бу – махсус хәрби операция генә», – диде һәм миннән телевизор карамавымны сорады. Шуннан соң ул миңа 3 көн саен махсус хәрби элемтә аша шалтыратып торды, бары тик «барысы да яхшы, мин исән» дип кенә әйтә иде, озак сөйләшми иде», – дип искә ала Эльвина.
«Мине анда көтәләр, мин кире кайтмыйча булдыра алмыйм»
2022 елның ноябрендә Айнур Сафиуллин ялга кайта.
«Без аны Казанда көттек. Ул, махсус операциядә барысы да тыныч, дип әйтте. Ул безгә бик аз сөйләде, үзенә бикләнгән кебек иде. Мин генә түгел, әнием һәм сеңлем дә аның күзләре ачык яшел төскә кергәнен күрдек, ә элек аның күзләре көрән төсле иде. Ни өчен шулай булганын мин һаман да аңламыйм», – дип сөйли Эльвина.
Айнурның аркасы бик нык авырта, ял вакытында ул дәвалануга йөри. Хатыны аның, документлар тапшырып, монда кала алуын да әйтә. Ләкин ул: «Мине анда көтәләр. Мин – майор, штаб начальнигы, мин анда кире кайтмыйча булдыра алмыйм», – ди.
Сәламәтлеге белән проблемаларга карамастан, Айнур күп вакытын гаиләсенә багышлый.
«Улыбыз белән төнге сәгать 12гә кадәр футбол уйнадылар, мин аңа хәтта балаларга миңа караганда да күбрәк вакыт бирүен әйттем», – дип елмая Эльвина.
«Һәлак булучылар исемлеген күрдем, анда аның исеме бар иде»
11 декабрьдә Айнур Сафиуллин кабат махсус операциягә китә. Ә 27 декабрьдә һәлак була.
«Ул миңа шулай ук 3 көн саен шалтыратып торды. 26 декабрьдә сөйләштек һәм менә 29 декабрь җитте. Ләкин ул шалтыратмады. Мин хәрбиләрнең хатыннары төркемендәге яңалыкларны даими күзәтеп тордым һәм шунда һәлак булганнар исемлеген күрдем. Анда аның исеме бар иде. Аның белән бергә бөтен идарә штаты һәлак булган, барлык офицерлар...» – ди Айнурның хатыны.
Аның һәлак булганын рәсми рәвештә икенче көнне хәбәр итәләр – өйгә хәрби комиссариат хезмәткәрләре килә.
1 атнадан соң Айнурны «Курган» зиратында Дан аллеясында җирлиләр.
«Үләр алдыннан 1 көн алдан мин төш күрдем, аны миннән алып киттеләр. Мин елап уяндым. Ни өчен елаганымны аңламадым, чөнки барысы да исән-сау, сәламәт бит, дип уйладым. Кызыма әле һаман да әтисенең юклыгы турында әйтмәдем. Ул килеп, «әти кайда» дип сорагач, аның эштә булуын әйтәм. Әтисе үлгән төндә, төнге сәгать өчтә, ул уянып, бик нык елады, мин аны берничек тә тынычландыра алмадым. Соңрак әтисенең нәкъ шул вакытта һәлак булуын белдек. Алар бер-берсенә бик бәйле иде. Ә улыма тормышта шундый хәлләр була алуын аңлаттым: ул физик яктан янәшәбездә булмаса да, чынлыкта ул безнең яныбызда. Мин аңа: «Күктә иң якты йолдызны күрәсеңме? Бу – әтиебез безне күзәтә», – дип әйтәм. Хәзер ул һәрвакыт күккә карый. Футбол турнирлары узганда, әтисеннән үзенә ярдәм итүен сорый», – дип сөйли Эльвина.
Соңрак офицерның хатынына әйтүләренчә, шул төнне хәрбиләр урнашкан урынга урынына «хаймарс» ракеталары белән һөҗүм иткәннәр.
«Алар ниндидер бинада булганнар. Бу – аларның андагы беренче төне була. Айнур анда бик авырлык белән генә барып җиткән, аның машинасы ватылган, ләкин ул шундый пунктуаль, шундый җаваплы кеше иде, бернәрсәгә карамастан, билгеләнгән урынга барып җиткән. Ул вакытта бер генә кеше исән кала, ләкин ул да 1 елдан соң октябрьдә һәлак була. Мин аның белән сөйләшә алмадым. Ләкин ул миңа сугыш юлын һәм иремнең казанышларын язарга өлгерде», – дип сөйли Эльвина.
«Йөзләгән нацист, дистәләгән дошман техникасы юк ителгән»
Шул хәрбинең сөйләвеннән ул иренең батырлыклары турында белә.
«Айнур Марсель улы артиллерия бүлекчәсенең, бригаданың артиллерия бүлекчәләренең барлык шәхси составы өчен турыдан-туры җитәкче генә түгел, ә хәрби дәрәҗәсенә һәм вазифасына карамастан, һәр хәрби хезмәткәрнең дусты да булды. Артиллерия җитәкчесе булмаганда, аның бурычларын үтәүдән дә беркайчан куркып калмады», – дип яза Сафиуллин белән бергә хезмәт иткән хәрби.
Махсус хәрби операциянең башында ул, 2022 елның 24 февраленнән 31 мартына кадәр, Киев юнәлешендә артиллерия утлары белән идарә итә.
«Хәрби бурычларны үтәгәндә дистәләгән терәк һәм күзәтү пунктлары, Украина кораллы көчләре бүлекчәләренең блокпостлары җимерелә, 200дән артык нацист, өч дистәдән артык бронемашина, ВСУ артиллериясе юк ителә. Бу – майор Сафиуллинның кул астындагыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итә. Апрель аенда Харьков өлкәсендә Украина кораллы көчләре бүлекчәләренең дистәләгән терәк һәм күзәтү пунктларын җимерәләр, 300дән артык нацистны, дүрт дистәдән артык броне- һәм автомашинаны юк итәләр. Августтан сентябрьгә кадәр Запорожье өлкәсендә Айнур Сафиуллин ярдәмендә дошманның дистәләгән терәк һәм күзәтү пунктлары юк ителә.
Сентябрьдән ноябрьгә кадәр офицер миномет батареясын җитәкли. Дошманны кабат тар-мар итә. Аның җитәкчелегендә Херсон юнәлешендә һөҗүмнәр һәм саклану вакытында мотоукчы подразделениеләргә даими ярдәм күрсәтелә, шәхси состав һәм техника югалтуларын булдырмый калуга ирешелә. 1 ноябрьдә батарея тулы составта Днепрны узып, Запорожье өлкәсенә күчә.
23 декабрьдә Сафиуллин кул астындагылар белән бергә Угледар ягына хәрәкәт итә. Бу юнәлештә дә алар дошман техникасын, терәк пунктларны, 100дән артык нацистны юк итәләр. 26 декабрьдә батарея Запорожье юнәлешенә күчә. 27се көнне көчле һөҗүм вакытында ул һәлак була», – дип сөйләгән ул хәрби.
Айнур Сафиуллинның батырлыклары турында сөйләгән хәрби шул коточкыч һөҗүм вакытында исән кала, ләкин 1 елдан соң – 2023 елның октябрендә һәлак була.
«Ул һәрвакыт: «Барысы да яхшы булачак», – диде, һәм мин аңа ышандым»
«Айнур искиткеч ир һәм әти иде, ул бик сабыр иде. Айнур чын ир-ат иде. Андыйлар булмый, дип әйтерләр. Әйе, мин моның белән килешәм. Аллаһ иң яхшыларны ала. Ул һәрвакыт: «Барысы да яхшы булачак», – дип әйтә иде, һәм мин аңа ышандым», – дип сөйли геройның хатыны.
«Айнурны әбисе тәрбияләгән була, ул аны бик нык ярата. Әбисе ул 2014 елда вафат була, ә аңа кадәр 3 ел элек аның әтисе үлә. Ә ул әтисе белән дә бик дус була. Әтисенең оныкларын күреп, аларны кулларында тотып өлгермәгәненә Айнур бик борчылды», – дип уртаклаша Эльвина.
«Айнурның тормышы кыска, әмма якты булды. Ул тормышта бар нәрсәгә дә үз тырышлыгы белән иреште. Майор, артиллерия штабы начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелде, хезмәттәшләре аны ярдәмчел һәм җаваплы офицер буларак хәтерлиләр. Ул беркайчан да бер урында утырмады, һәрвакыт хәрәкәттә иде», – дип искә ала ул.
«Сөеклем, мин сезне яратам, сезне бик сагынам»
Айнур соңгы ялына кайткач, улының туган көненә бик ашкынып бара. Ул һәрвакыт читтә булу сәбәпле улының туган көннәрендә нибары 3 тапкыр гына була ала. Ул хәтта кызын бала тудыру йортыннан да каршы ала алмый.
«Кайвакыт, Яңа ел алдыннан кайткан булса, бәлки, исән калыр иде, дип уйлыйм. Без аның белән бик горурланабыз, һәрвакыт аның юклыгын сизәбез. Кешеләр минем хакта: «Ул әле яшь, башкасын табар», – диләр. Моны беркайчан да чынлап яратмаган кешеләр генә әйтә ала. Мин балаларыбыз һәм аларның киләчәге өчен яшәвемне дәвам итәм», – ди Эльвина.
Эльвина безгә ире җибәргән соңгы хәбәрләрнең берсен тыңлатты. Томанлы көндә урман буйлап барганда, ул тавышлы хәбәр яздырган: «Сөеклем, мин сезне яратам. Сез минем өчен бик кадерле. Сезне сагынам. Һәрвакыт аерым-аерым булудан туйдым. Елыйсым килә. Барысын да тизрәк бетереп, сезнең янга кайтасым килә. Дүртебез бергә булуыбызны телим. Беләсеңме, мин сине ничек яратам. Бик яратам. Сүзләр белән әйтеп бетерерлек түгел. Балаларыбызны да бик яратам», – дигән Айнур.
Эльвина әлеге хәбәрне саклап тота, соңыннан әтиләренең тавышын ишетсеннәр һәм аларны никадәр нык яратканын, аларның киләчәге өчен үлгәнен белсеннәр өчен, аны балаларына күрсәтергә тели.