Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Соңгы тапкыр Авдеевкадан шалтыраткан 24 яшьлек Руслан һәлак булган

news_top_970_100
Соңгы тапкыр Авдеевкадан шалтыраткан 24 яшьлек Руслан һәлак булган
https://vk.com/kyukerksa

Мобилизацияләнеп махсус операциягә киткән Мамадыш районы Яңа Комазан авылы егете Руслан Фәләхетдинов һәлак булган.

«Батыр егетнең җәсәден кичә Ульяновскига алып кайтканнар. Бүген Яңа Комазанлылар өчен бик авыр көн... Авылдашлары нибары 24 яшендә арабыздан китеп барган Русланны соңгы юлга озата...

Мессенджерларда таралган хәбәрләр буенча, Руслан инде 11 ноябрь көнне үк һәлак булган. Элемтәгә чыкмый башлагач, якыннары Русланны «ВКонтакте» төркемендәге «Махсус операциядә хәбәрсез югалганнар» төркемендә дә эзләгәннәр. Андагы мәгълүматлар буенча, Русланның соңгы тапкыр Авдеевка районыннан шалтыратуы әйтелә. «10 ноябрь көнне яраланып, сугыш кырыннан чыгарылган булуы ихтимал. Кулында «Руслан» дип язылган беләзеге дә бар», – диелә хәбәрдә.

Фото: © https://vk.com/poisksvoruss

Май аенда, кыска вакытлы ялга кайткач, Руслан үзе укыган мәктәпкә балалар белән очрашуга да килгән.

«Мобилизацияләнгән, бүгенге көндә ялга кайткан авылдашыбыз Руслан Фаләхетдинов белән җылы очрашу булып узды. Укучылар сорауларын бирде, Руслан һәрбер сүзен уйлап кына җавап кайтарды. Укучыларга тырышып укырга, спорт белән шөгыльләнергә, туган якны, туган мәктәпне яратырга өндәп калдырды», – диелә бу турыда социаль челтәрләрдәге хәбәрләрдә.

Фото: © https://vk.com/kyukerksa

Русланның якты истәлегенә якыннары һәм дуслары видеоролик ясаган. «Ватсап» төркемнәрендә таралган, «Сау бул, әнкәем» дигән юллары булган, җырга салынган фотоларны күз яшьләрсез карап булмый.

Түбәндәге видеоны исә дуслары Русланның туган көненә ясап җибәргән булган. Русланга 8 ноябрь көнне генә 24 яшь тулган.

Руслан Фәләхетдиновның якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 3 декабрь 2023
    Исемсез
    Кайгыгызны уртаклашам , авыр туфрагы жинел булсын
  • 3 декабрь 2023
    Исемсез
    Бик авыр кайгы безнен очен😰😰😰
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100