«Соңгы сөйләшү 15 секунд дәвам итте. Ул мине һәм кызыбызны бик нык яратуын әйтеп өлгерде»
29 яшьлек спецназчы Адель Шәмгунов, сугышчан иптәшләрен коткарганда, Изюмда һәлак була. Ул, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнә. Геройның хатыны Альбина «Татар-информ»га иренең кыю, намуслы булуы һәм аннан башка ничек итеп яшәргә өйрәнүе турында сөйләде.
«Мин үз гомеремдә иремнән акыллырак кешене очратканым булмады»
Альбина Шәмгунова IT-компания белән җитәкчелек итә. Шул ук вакытта ул әни дә: 4 яшьлек кызын тәрбияли. Буш вакыты булмавына карамастан, ул волонтерлык белән дә шөгыльләнә, ире сугышкан отряд сугышчыларына ярдәм итә.
«Мин бөтен кешегә иремнән дә акыллырак кеше очратканым юклыгы турында сөйлим. Арттырмыйм, бу – чынлыкта да шулай. Ул тарихны бик әйбәт белә, аны сәгатьләр буе тыңлап була иде. Ул Россия, Татарстан тарихын баштан алып ахырга кадәр белә иде. Бу – аның өчен изге әйбер булды. Аның белән сөйләшү кызык иде. Без сәясәт турында сөйләшкәндә дә, ул фаразларга түгел, ә фактларга таянды», – ди Альбина.
Адель Шәмгунов махсус билгеләнештәге отрядта (спецназ) хезмәт итә. Ул 1992 елда Казанда туа. Булачак хатыны белән университетта укыганда ук таныша. Аңа кадәр ул Суворов училищесын да тәмамлый, ә университетта 9 ай укыганнан соң, армиягә барырга карар кабул итә. Аны ябык шәһәргә – Саровка җибәрәләр. Анда ул 3 елга контракт төзи. «Мин аны көттем, 2014 елда кайткач, без өйләнештек», – дип сөйли Альбина.
Казанга кайткач, Адель, контракт төзеп, дары заводында хезмәт итә башлый.
«2018 елда контракты тәмамлангач, спецназга китәргә булды. Шулай итеп, ул штурм бригадасына эләгә. Дары заводында хезмәт иткәндә үк ул командировкаларга йөрде. Тик алар масштаблы, куркыныч түгел, Россия буенча гына иде. Шуңа күрә мин өйдә сантехник та, хуҗабикә дә булырга күнеккән идем инде. Мәсәлән, мин йөкле икәнемне белгән көнне ул 3 айлык командировкага барырга җыена иде. Спецназга киткәч, миңа авыррак булды», – дип искә ала Альбина.
Адель – өлкән сержант, офицер дәрәҗәсе булмый, әмма ул хәрби хезмәт турында бик нык хәбәрдар була. Суворов училищесында укуы йогынты ясагандыр, дип фикер йөртә геройның хатыны.
Ярты елга Сүриягә командировкага киткәндә, туганнарына «Чечняга» дигән
«Спецназда беренче командировкасы ярты елга Сүриягә булды. Ул миңа «Чечняга китәм» диде. Бу минем өчен алай ук куркыныч түгел иде, анда тыныч булуын аңлый идем. Аның чынлыкта кая барганын мин очраклы рәвештә генә белдем. Ул частенә килеп, телефонын алып китәргә сорады. Мин аны ачып, анда Сүрия картасын һәм гарәп теленнән тәрҗемә кушымтасын таптым. Шуны күргәч, стенага терәлгән көе шуып төштем. Бу минем өчен шок булды. Безнең бер-беребез белән бәйләнеш шулкадәр көчле, нәкъ шул вакытта ул миңа шалтыратып: «Синең белән барысы да яхшымы?» дип сорады», – дип сөйләде Альбина.
Адель хатынын тынычландырырга тырыша һәм әти-әнисенә бернәрсә дә әйтмәвен үтенә. Аның чынлыкта кайда булганын алар уллары кайткач кына белә.
Сүриядә булганда, Адель хатынын һәрвакыт тынычландырып тора һәм бары тик яхшы хәбәрләр генә җиткерә: «Тамак тук, өс бөтен, барысы да яхшы», – ди ул аңа телефоннан сөйләшкәндә. Нинди бурычлар үтәгәнен, ниләр белән очрашырга туры килгәнен сөйләми.
«Аның үлеменнән соң гына иремнең иптәшләре миңа сөйләде. Аларга берәр эш кушылганда, иремнең беренчеләрдән булып БТРга утыруын сөйләделәр. Ул бернәрсәдән дә курыкмады һәм үлемгә бик гади карый иде», – дип уртаклашты Альбина.
Адель махсус хәрби операциягә китүен дә әйтмәгән. Якыннарын борчыйсы килмәгән.
«Ул Сүриядән кайткан гына иде. Өйдә 3 ай гына булды һәм гыйнвар ахырында хәрби өйрәнүләргә китүен әйтте. «Борчылма, мин 3 атнадан кайтам», – диде. Мин ул вакытта яңалыкларны, Донбасстагы хәлләрне җентекләп күзәтеп бардым. Интуициям белән моның барысы да шуның белән бәйле булырга мөмкин икәнен аңласам да, моңа ышанмаска тырыштым. Ул җыенганда, үзе белән өй ачкычлары бәйләмен дә алды. «Мин кайтканда, син өйдә булмасаң», – диде. Ул бик бәхетле иде, мине тынычландырды. Ул әйберләрен җыйды, мин аны кочакладым, үптем дә ишекне үзе бикләвен сорадым. Шулай эшләде. Әмма кире кереп, ачкычларны калдырды да, болай диде: «Беләсеңме, алар миңа бүтән кирәк булмаячак». Шул вакытта минем башымда «монда нәрсәдер дөрес түгел» дигән фикер туды. Шул вакыттан бирле мин үз-үземә сорау бирәм: әгәр мин аны куып җитеп, ачкычларны кире кайтарган булсам, ул кире кайтыр идеме икән?» – дип, Альбина елый башлады.
Альбина бераз тынып торды да дәвам итте. Ире аңа берникадәр вакыт элемтәсез булачагын яза. Ул яңалыкларны тагын да игътибарлырак күзәтә башлый. Президент махсус хәрби операция башлануын игълан иткәч, ул иренең шунда икәнен аңлый.
«Мин төшенкелеккә бирелдем. Авылга әти-әнием янына киттем, алар мине кашыктан диярлек ашаттылар. Шуннан соң безгә аның әти-әнисе килде. Алар бернәрсә дә белми иде. Мин аларның күзләренә карый алмадым. Аларны үзем кичергәннәрдән сакларга тырыштым. Мин аларга аны «өйрәнүләрдә» дип әйттем. Миңа аларны алдарга туры килде», – ди Альбина.
26 февральдә Адель, ниһаять, элемтәгә чыга. Ире белән барысы да яхшы икәнен аңлагач, ул җиңел сулый.
«Мин аңа өйгә исән-сау кайту өчен бөтенесен дә эшләргә сорадым. Хәтта эштән китәргә, контрактны өзәргә дә тәкъдим итеп карадым. Ул миңа: «Мин үз халкымны соңгы сулышыма кадәр якларга ант иттем. Монда – безнең егетләр, мин беркая да китмим», – диде», – дип искә ала Альбина.
«Иптәшләремне ташламыйм, госпитальдә калмыйм»
Берникадәр вакыттан соң Альбина ире яраланганлыгын белә. Ул госпитальдә ята, шуңа күрә элемтәгә чыга ала.
«Ул үзенең тезе генә яралануын әйтте һәм, һәрвакыттагыча, борчылмаска кушты. Соңыннан гына мин аның уң аягында күпсанлы җәрәхәтләр булуын белдем. Бер кыйпылчык тезенә эләккән була. 15 мартка кадәр ул госпитальдә ятты. Аны озагракка калырга, дәваланырга күндереп карадылар, тик Адель: «Мин үземнең иптәшләремне ташламыйм, монда калмыйм», – дип, кабат фронтка китә», – дип уртаклашты геройның хатыны.
15 мартта ире СМС җибәрә: кызын туган көне белән котлый һәм Украина чигендә булачагын сөйли. 25 мартта ул соңгы тапкыр шалтырата.
«Безнең сөйләшү 15 секунд дәвам итте. Ул безне – мине һәм кызыбызны бик каты яратуын әйтеп өлгерде. Тавышы бик шат иде. Ул миңа әти-әнисенә аның белән барысы да яхшы икәнен әйтергә кушты, һәм шуннан соң элемтә өзелде», – дип искә ала Альбина Шамгунова.
26 мартта Адель һәлак була.
«Бу көнне мин шунда ук нәрсәдер яхшы түгеллеген аңладым. Мин күз яшьләре белән уяндым, үземне ничек кулга алырга белмәдем. Башка хәрбиләрнең хатыннары булган чатка яза башладым. Мин кайбер ирләрнең 2 атна дәвамында элемтәгә кермәвен дә аңлый идем, югыйсә минеке кичә генә шалтыратты, тик мин үзем белән нәрсә булганын аңлый алмадым. Бу – түзә алмаслык нәрсә иде, мин үземә һич кенә дә урын таба алмадым», – дип искә ала Альбина.
Адельнең һәлак булуын Альбина 5 апрель көнне генә белә.
«Бу көнгә кадәр мин аның частенә барып, әйберләр тапшырып кайттым. Мин хезмәттәшләреннән аның турында сораштым да аларның реакциясеннән барысын да аңладым. Ләкин үземнән ул начар уйларны куарга, алга таба яшәргә тырыштым, кызымны бакчага йөрттем. Мин йокламадым, тынычландыра торган дарулар эчтем, үземне кулга алырга тырыштым. 5 апрель кичендә домофонга шалтыратып, аның частеннән килүләрен әйттеләр. Мин ишекне ачканымны һәм егылганымны гына хәтерлим. Күрше эте чыгып, мине торгызырга тырыша башлады, күршеләр чыктылар. Хәрбиләр мине фатирга алып кергәндә айнып киттем. Шунда мин аның яраланмаганын, ә исән түгеллеген аңладым», – дип сөйли Альбина.
Адель хәрби бурычын үтәргә китә, аның хезмәттәшләрен артиллерия уты каплый. Ул яраланганнарга ярдәм итәргә ташлана. Ул – укчы-санитар була. Шул вакытта тагын бер атыш була. Адель үзе белән иптәшен каплый һәм һәлак була.
«Күптән түгел генә мин Адельнең украин кызын коткарганын белдем. Бу Изюмда була. Шәһәрдән Россия ягына 8 яшьлек балалары булган бер гаилә машинада чыга. Украина хәрбиләре аларга ут ача, кызның җилкәсе яралана. Адель аңа беренче ярдәм күрсәткән. Шул ук вакытта безнең егетләрне анда «оккупантлар», «басып алучылар» дип атыйлар. Алар үзләренең паекларыннан конфет җыеп, аларны балаларга тараталар. Миңа Адельнең беренче булып шулай эшли башлаганы турында сөйләделәр», – дип уртаклашты хатын.
Адельне 9 апрельдә, аның 30 яшьлек туган көнендә, Курган зиратының Геройлар Аллеясында җирлиләр. Үлгәннән соң, ул Батырлык ордены белән бүләкләнә.
«Әни, әти башка кайтмыймы?»
Геройның хатыны кайгыны җиңәргә аңа кызы ярдәм итүен, бала өчен алга таба яшәргә кирәклеген аңлавын әйтә.
«Кызыма ул вакытта 3 яшь кенә иде әле. Без аны әтисен җирләгәндә алып бармадык. Мин үзем белән Адельнең зур портретын алып кайттым. Кызым аның янына килеп: «Әни, ә әти башка кайтмаячакмы?» – дип сорады. Ул портретны үпте, кочаклап алды да: «Әни, ә бит безнең әти герой!» – диде. Мин елый башлаганда, яныма килеп: «Әни, без бергә, без барысын да булдырабыз», – дип, аның сүзләре белән әйтә иде сыман. Бу сүзләрне миңа авыр минутларда Адель әйтә иде. Ул мине кулына ала да, селкетә иде. Һәм мин үземне кулга алдым», – дип сөйли герой хатыны.
Кызы еш кына әнисенә: «Мин беләм, әти Аллаһтан мине саклавын сорый», – ди. Болар – бер дә бала уйлары түгел, һәм алар Альбинага көчле булырга ярдәм итә.
«Мин беркайчан да мондый хәлдә калырмын дип уйламаган идем. Мин тулы гаиләдә үстем. Минем өчен гаилә – ахырга кадәр бергә булу. Хәзер мин үземне «күмеп куйсам», баламны да үзем белән бергә «күмәм» дигән сүз. Миңа бу хәлләрдән чыгарга кирәк иде. Мин берничә сеанс психотерапевтта булдым, үземнең көчле якларымны аңладым. Башкаларга ярдәм итәсем, тәҗрибәм белән уртаклашасым килде. Мин үземнең хисләрем белән уртаклашырга курыкмадым. Мин яшь чакта ук очерклар яза идем. Адель үлгәч, аның турындагы истәлекләрне саклар өчен, мин яза башладым. Аннары аны социаль челтәрдәге үз битемдә урнаштырдым. Башка тол хатыннар да миңа кушылдылар, алар да шулай ук эшли башладылар. Үзенә күрә бер психотерапия килеп чыкты: син үз кайгыңны кәгазьгә салганда, аннан котыласың», – ди Альбина Шәмгунова.
Шулай итеп, Альбина тирәсендә шундый ук язмышлы хатыннар пәйда була. Алар гына түгел, һәлак булган геройларның әниләре дә.
«Мин аның армиядә хезмәт иткәндә язган хатларын кабат укыйм. Ул миңа теге дөньядан язган кебек тоела: «Мин беләм, син көчле, син барысын да җиңәчәксең, син барысын да булдырачаксың. Үзеңне кулга ал!» – дип язган ул.
«Яңа ел салютларына дигән акчаны яклаучыларыбызга
ярдәм итүгә тотарга була иде»
Альбина инде 1 ел актив волонтер. Эштән соң ул, төн уртасына кадәр, ире хезмәт иткән отряд сугышчыларының хатыннары белән булдырган телеграм-канал өчен постлар яза. Гуманитар ярдәм, техниканы ремонтлау өчен акча җыялар, кулларыннан килгәнчә барысына да ярдәм итәргә тырышалар.
«Минем сугыш зонасына барып, ярдәм итәсем – гуманитар ярдәм илтәсем килә. Баламның әнисе генә бар, шуңа күрә анда булуның куркыныч икәнен аңлыйм. Шуңа миңа үз теләгемне икенче планга күчерергә туры килде», – дип сөйли Альбина.
Герой хатыны сөйләвенчә, телеграм-канал белән шөгыльләнгәндә, ул еш кына сугыш видеоларын карый, һәм кызы, теләсә-теләмәсә дә, атыш тавышларын ишеткәли. Яңа елда салют аткан тавыш ишетеп: «Әни, бу – атышмы, шартлаумы?» – дип сораган.
«Мин ул вакытта кешеләрнең анда нәрсә булганын, безнең егетләргә никадәр авыр икәнен аңламаулары турында уйландым. Алар бит салютларга шулкадәр күп акча сарыф итәләр. Алар аны безнең яклаучыларыбызга ярдәм итү өчен бирә ала иде бит», – дип фикер йөртә ул.
Әгәр дә сез Альбина эшләгән эшкә кушылырга һәм махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга ярдәм итәргә телисез икән, хәрбиләрнең хатыннары алып барган телеграм-каналга языла аласыз.
«Татар-информ», Елена Фенина