Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Соңгы секундлары коточкыч булган». Авария урынында дүрт мәет табылган

news_top_970_100
«Соңгы секундлары коточкыч булган». Авария урынында дүрт мәет табылган
Фото: https://14.mchs.gov.ru

21 мартта иртәнге унда Якутия юлында авариядә 4 кеше һәлак булган Биредә «УАЗик» һәм җиңел машина зур тизлектә кара-каршы бәрелешә. Тагын 4 кеше имгәнгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. «Аларның гомеренең соңгы секундлары коточкыч булган», – диелә бу хәбәрдә.

«Тойота Королла» җиңел машинасы тулысынча җимерелеп беткән. «УАЗик»ның алгы өлеше җимерелгән, арткы өлеше калган. Фотоларда машиналарда кан таплары күренә.

«Тойота Королла» йөртүчесе, салондагы 2 пассажир, «УАЗик»ның 1 пассажиры һәлак булган. Тагын 4 пассажиры исән, өчесен хастаханәгә алып киткәннәр. Дүртенче кеше металл өеме арасында кысылып калган. Ул исән, аны коткаручылар чыгарган.

Пассажирлар арасында балалар юк.

Урынга район прокуроры барган. Тикшерү эшләре дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100