news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Соңгы минутларыбызны кичерәбез, дип уйладым»: Гөлназ Асаева аю һөҗүме турында сөйләде

news_top

Кичә җырчы Гөлназ Асаева төркеменә аю һөҗүм иткән, аның концерт директорын яралаган, дип язган идек.

Артист сторислары аша бу хәлләргә аңлатма бирде. Баксаң, әлеге аю кулга ияләштерелгән аю булып чыккан. Аны җырчының концерт директоры Вадим Фәтхинуров клип төшерү өчен алып килгән. Әмма... Уеннан уймак чыккан.

«Дуслар, кыска видео яздырып, барысын да аңлатырга булдым. Чөнки ялган мәгълүмат бик күп. Кыскасы, без клип төшерергә булдык һәм төркемебез белән локациягә киттек. Клипның сценарие буенча, һәрберебез нинди дә булса пранк әзерләргә, әмма бу пранк турында беребез дә белергә тиеш түгел идек.

Безнең концерт директорыбыз Вадим кулга ияләшкән аю чакырырга булган. Әлбәттә инде, аю күргәч, без барыбыз да шокта калдык, кычкырыштык, качтык. Чөнки бу – аңлатып булмаслык хисләр иде. Соңгы минутларыбызны кичерәбез дип уйладым. Чөнки аю нәкъ безгә таба чапты. Аннан соң Вадим безне тынычландыра башлады: «Карагыз, ул – кулга ияләшкән аю», – дип күрсәтергә кереште. Әмма шул минутта аю аны җәрәхәтләде…

Вадимга беренче ярдәм күрсәтелде. Ул хәзер өендә, аның белән барысы да әйбәт», – дип аңлатты әлеге башка сыймаслык хәлләрне Гөлназ Асаева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар