Бүген Татарстанның күпчелек мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар чыңлады. Бик күп егетләр һәм кызлар яңа тормышка аяк басты. Шушы шатлыклы да, моңсу да көнне татар җырчылары социаль челтәрләр аша күрсәтте. Кайберәүләр яшьлегенә кайтып килде, кемнәрдер бүгенге чыгарылыш сыйныф укучыларын күрсәтте.
Иң матур видеоны Зөлфирә Шәйдуллина төшергән. Ул ап-ак алъяпкычлар киеп, шартлар тотып, чыгарылыш сыйныф укучысы икәнен белдерткән лента таккан бер кызның урамнан атлавын төшереп, бу күренешне үзенең күптән түгел генә чыккан «Мәктәп еллары» җырына салган. «Соңгы кыңгырау бәйрәме белән! Хәерле сәгатьтә», – дип яза ул үз сәхифәсендә.
Бу уңайдан Зөлфирә Шәйдуллина 2016 елның 26 маенда төшкән фотосын – яшь чагын да күрсәтте.
Юморчы Данир Сабиров «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә алдан ук әзерләнеп куйган, күрәсең. Ул элеккеге сыйныфташларының фотосурәтләрен барлап, аларның хәзер ничек үзгәргәннәрен күрсәтте. Альбомны ачып бару күренеше җырчының үзенең «Кыңгыраулы мәктәп еллары» дигән җырына салынган. Гел алдан әзерләнеп торган Данирга укытучылары «5»ле куйган булыр иде.
2024 елгы «Соңгы кыңгырау»да иң күп дулкынланганы – Зәмирә Рәҗәпова булгандыр. Җырчы ук булмаса да, җырчылар кебек үк танылган шәхес. Аның олы улы быел мәктәп тәмамлый. Зәмирә үзе гаиләсе белән Казан янындагы бистәдә яшәсә дә, аның хоккейчы улы Түбән Камада Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназияне бетергән. «Соңгы кыңгырау» кичәсендә әни кеше горурланып утыруын сөйләде.
«Һай, Аллаһ, минем хоккеист малайдан биюче ясаганнар», – дип уртаклашты ул. Бу кичә 3 сәгатьләп дәвам иткән. «Шулхәтле рәхәт, шулхәтле матур бәйрәм булды. Ник бер русча сүз әйтсеннәр. 3 сәгатькә якын узган бәйрәмдә балалар татар телендә генә сөйләде. Шигырьләрне дә, рәхмәт сүзләрен дә, матур итеп, татарча сөйләделәр. Бөтен биюләр татар җырларына. Чын мәгънәсендә татар гимназиясе. Мин бу гимназиягә бик рәхмәтле. Укытучыларга зур рәхмәт», – диде ул.
«Ямьле» төркеме солисткасы Вероника Кузнецова Казан шәһәре урамындагы «Соңгы кыңгырау» атмосферасын сокланып күрсәтте, бу көнне һәр елны дулкынландыргыч хисләр тоюын әйтте. Ул шулай ук үзенең яшьлек елларында төшкән фотолары белән дә уртаклашты.
Җырчы Марат Яруллин «Соңгы кыңгырау» көненә дип җыр да багышлаган. Ул яңа җырына клипны нәкъ менә бүген тәкъдим итте.