Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Соңгы кыңгырау бәйрәмендә чыгарылыш сыйныф кызы укытучылар белән сугышкан

news_top_970_100
Соңгы кыңгырау бәйрәмендә чыгарылыш сыйныф кызы укытучылар белән сугышкан
"Татар-информ" архивы

Приморье өлкәсенең Дунай бистәсендә Соңгы кыңгырау бәйрәмендә чыгарылыш сыйныфта укучы кыз укытучылар белән сугышкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Балалар табигатьтә олыларсыз гына бәйрәм иткән чакта, укучылар янына тарих укытучысы килә. Шунда укытучы һәм бер кыз арасында җәнҗал чыга.

Алар ни өчен талашканы да билгесез. Ләкин талаш кисәк кенә сугышка әверелә. Башка укучылар сугышучыларны аерырга мәҗбүр була.

Өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге җәнҗал турында мәгълүматны раслый. Дунай авылында яшәүче хатын полициягә мөрәҗәгать итә. Ул үзенең 17 яшьлек кызын ике укытучы кыйнавын әйтә. Соңрак укытучы хатыннар укучы кызга карата каршы мөрәҗәгать язды, дип аңлатканнар ведомствода.

Әлегә укытучыларның укучылар бәйрәменә бару сәбәбе билгеле түгел. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100