Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Соңгы кыңгырау бәйрәменә әзерләнгәндә укучы кыз егылып үлгән

news_top_970_100
Соңгы кыңгырау бәйрәменә әзерләнгәндә укучы кыз егылып үлгән
https://pixabay.com/

Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә мәктәптә концерт репетициясе вакытында 9 яшьлек кыз үлә. Икенче сыйныфта укучы баланың җитди авыруы булган дигән версия бар. Тик туганнары моны кире кага. Тикшерү бара. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

18 майда актлар залында Соңгы кыңгырау бәйрәмен кабатлыйлар. Сәхнәгә хореография түгәрәгендәге кызлар чыга. Музыка уйный башлый. Шул чакта бер бала егыла. "Кыз егылды да үлде", - ди шаһитлар.

Башка балалар башта берни дә аңламый тора. Егылган кыз хәрәкәтсез ята. Кызлар аның янына йөгереп килә, олылар баланы торгызмакчы була, ләкин бала аңсыз кала. Ашыгыч ярдәм чакыралар, табиблар баланың үлүен раслый. 

"Комсомолка" хәбәрчесе мәктәптәге кешеләрдән сораштырып караган. Тик директор комментарий бирмәскә кушуларын әйткән. Тикшерү барышына сылтама белән, Миасс мэриясендә дә җавап бирүдән баш тартканнар.

Мәрхүмә кызның анасы баласында җитди авыру булуын кире кага. "Баланың сәламәтлегендә ачыкланган бернинди дә проблема юк иде", - дип яза ул социаль челтәрләрдә. Тик "Комсомолка" хәбәрчесенә аңлатма бирми.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100