Соңгы 25 елда Татарстан халкы 229,9 мең кешегә — 6 процентка арткан. Рәсми статистика мәгълүматлары буенча, 2000 елның 1 гыйнварына республикада 3,7 миллионнан күбрәк кеше яшәгән, ә 2025 ел башына халык саны якынча 4,02 млн булыр дип көтелә. Бу хакта «Вести Татарстан» сайты яза.
2024 ел башына Татарстанда яшәүчеләрнең уртача яше 2000 ел башындагы 36,5 яшьтән дүрт яшькә артып, 40,5 яшь булган.
Шулай ук Татарстанда яшәүчеләрнең уртача буе арту да күзәтелә: 2024 елда уртача буй озынлыгы 161,5 см булган, 2019 елга караганда 1,5 смга озынрак, әмма 2023 елдагы рекордтан (162,7 см) 1,2 смга кыскарак.
Республикада яшәүчеләрнең уртача тән авырлыгы 2023 елда 68,2 кг булган, бу 2019 ел белән чагыштырганда 4,8 килограммга күбрәк.