news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Соңгы 12 елда иң озын Яңа ел яллары көтелә

news_top
Соңгы 12 елда иң озын Яңа ел яллары көтелә
Фото: © «Татар-информ»

2025-2026 еллардагы Яңа ел бәйрәмнәре соңгы 12 елдагы иң озын каникуллар булачак – россиялеләр 12 көн ял итә һәм эшкә бары тик 12 гыйнварда гына чыга. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр иткән.

«2013 елдан башлап россиялеләр озын ялларга күнекте, әмма, гадәттә, аларның дәвамлылыгы 10, иң күп дигәндә 11 көн тәшкил итте. Ниһаять, 2026 елда каникуллар 11 гыйнвар көнен дә кертеп дәвам итәчәк. Эшкә россиялеләр бары тик 12 гыйнварда гына чыгачаклар», – дигән Бессараб.

Депутат аңлатканча, декабрьнең соңгы атнасында Россия гражданнары эшкә килә, ләкин бары тик дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә генә эшләячәкләр. Чәршәмбе, 31 декабрьдән башлап, алар Яңа ел бәйрәмнәренә китәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар