Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар яңа клип тәкъдим итте

«Клипны карап бетергәнче инфаркт була дип торам», — дигән бер инстачы. 

news_top_970_100
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар яңа клип тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

Иҗади гаилә — Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар «Шәптән түгел» җырына клип төшергән. Бу турыда Алмаз Мирзаянов инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Бүген безнең ютуб каналыбызда көтеп алынган премьера — „Шәптән түгел“ җырына клип. Аның эчтәлеге бүгенге хәлебезгә туры килмәсә дә, тулаем безнең мәхәббәт тарихы булмаса да, сюжет линиясе безнекенә охшаш. „Сукмаклар чуалып, адреслар югалып“ алган вакытлар кемдә булмаган инде ул?!» — ди Алмаз. 

Җырның сүзләрен шагыйрь Айдар Минһаҗев язган, көен Татарстанның атказанган артисты, композитор Айдар Тимербаев иҗат иткән. Клипны Яр Чаллы шәһәрендә төшергәннәр. 

Инстачылар клипны уңай смайллар һәм комментарийлар белән бәяләгән. «Күңелгә үтеп керә торган җыр», «Һәрвакыттагыча искиткеч», «Сезгә карап сокланам һәм хөрмәт итәм», — дип язган алар. 

Бер инстачы клипның сюжетын бөтен күңеле аша үткәреп караган. «Шәп! Рекламасы белән бик кызыктырган идегез. Ләкин клипны карап бетергәнче инфаркт алам дип торам. Алмаз белән Зөлфирә бергә булмыйлар микәнни, дим. Карап бетергәч, җиңел сулап куйдым. Аллага шөкер, мин яратканча бетте», — дигән ул. 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100