Сөмбел Заһидуллина изге теләкләр турындагы җырын тәкъдим итә | intertat.tatar

Сөмбел Заһидуллина изге теләкләр турындагы җырын тәкъдим итә

Яңа җыр барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

Сөмбел Заһидуллина тамашачысына «Теләкләр» җырын тәкъдим итте.

«Өр-яңа җырымны барлык музыкаль мәйданнарда тыңлый аласыз. «Теләкләр» дип атала. Бу авыр заманаларда бары тик изге теләкләр генә телим сезгә, кадерле дусларым», — дип язган җырчы.

Яңа җырның сүзләрен Гөлүсә Батталова, ә көен Артур Исламов язган.

Инстачылар «матур җыр» дип бәя биргән һәм «аз җырлый башладың» дип тә комментарий калдырганнар.