Динара Рәхимова яңа җырында күңелендәгесе белән уртаклашкан | intertat.tatar

Динара Рәхимова яңа җырында күңелендәгесе белән уртаклашкан

«Күңелем тыелды» җырының сүзләрен ул үзе язган.

Динара Рәхимова үзе иҗат иткән җырын тәкъдим итте. «Күңелем тыелды» җырының көен Марат Мухин язган.

«Яңа җыр — тормышта яңа баскыч. Кеше фикерләрен укып булмый диләр, ә мин алай дип санамыйм. Яңа җырым аша мин сезнең белән уй-фикерләрем белән генә түгел, күңелем белән дә уртаклашам. Дөньяны үзгәртергә телисең килсә, үзеңнән башла. Һәр кеше - уникаль. Бу җыр сезнең өчен дә мотивация булсын», — дип язган җырчы.

Тамашачылар яшь җырчыны премьера белән котлаган.