Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар яңа җыр язганнар | intertat.tatar

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар яңа җыр язганнар

Алар уртак иҗат җимешләрен инстаграм сәхифәсендә тәкъдим итте.

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар «Бер бөтен» дигән яңа җыр язганнар. Җырның сүзләрен Җәвит Шакиров, ә көен Зөлфия Шакирова язган.

Иҗади гаилә җырны да бергә башкара.

«Сезне бер-берегездэн башка күз алдына да китереп булмый», «Матур тавыш, матур пар! Искиткеч матур мәгънәле җыр», «Сокланам сезгә, матур пар», — дип язган аларның тамашачылары.