Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов «Берләшик!» җырын башкара

Рәфикъ Юныс шигыре, Сәйдәш Чәчәнбаев көе.

news_top_970_100
Айдар Галимов «Берләшик!» җырын башкара


Берләшик!


Рәфикъ Юныс шигыре, Сәйдәш Чәчәнбаев көе.


Җитмәде безгә һич бердәмлек,

Баш булды безгә гел таркаулык.

Мең җирдә мең учак пыскыды,

Мең дулкын булып без вакландык.

 

Бер киртә дә безгә чыдамас,

Дулкынтау булып без берләшсәк.

Җилләр тик көч-куәт өстәрләр,

Бер учак булып без дөрләсәк.

 

Берләшик әле без, берләшик,

Бер халык булып, булып бер.

Бер җан, бер тән булып бер яшик,

Әле без бер яшик!

 

Өмәләп яңа йорт салырбыз,

Синең, минем яңа ил өчен.

Без тиңсез сабантуй ясарбыз,

Җилфердәтеп дуслык сөлгесен.


Җитәрбез иң ерак чорларга

Нык булып, бер булып, зур булып.

Меңләгән йөрәктән бер теләк

Ургыла уртак бер җыр булып:


Берләшик әле без, берләшик,

Бер халык булып, булып бер.

Бер җан, бер тән булып бер яшик,

Әле без бер яшик!

 

Җитмәде безгә һич бердәмлек,

Баш булды безгә гел таркаулык.

Мең җирдә мең учак пыскыды,

Мең дулкын булып без вакландык.


Бер киртә дә безгә чыдамас,

Дулкынтау булып без берләшсәк.

Җилләр тик көч-куәт өстәрләр,

Бер учак булып без дөрләсәк.

 

Берләшик әле без, берләшик,

Бер халык булып, булып бер.

Бер җан, бер тән булып бер яшик,

Әле без бер яшик.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100