news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Асаевның «Дусларыма» клибы

Альфред Якшимбетов көе, Венер Галимов сүзләре.

news_top
Рөстәм Асаевның «Дусларыма» клибы
Салават Камалетдинов

1.Яңгыр яугач урам буйлап

Чабышалар малайлар.

Шул чакларда чын дуслыкка

Алар эзләр салалар.


Кушымта:

«Бергә булыйк», дип, дусларым,

Йөрәккәем гел дәшә, гел дәшә,

Аралар ерак булса да,

Күңел булсын янәшә.


2. Үсеп җитеп таралгач та

Дуслыкны һич өзмәгез.

Очрашыгыз, күрешегез,

Озын-озак түзмәгез.


3. Ак бураннар каплый юлны,

Еллар безне аермас.

Дуслык җебе нык булганда

Канатлар да каерылмас.


4. Сез кайда, дип, дускайларым,

Йөрәккәем сыкрана.

Таулар тетри, ява яңгыр,

Күңел сезне сагына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар