Фирдүс Тямаевтан яңа җыр: «Бер минутка калдыр мине»

«Җаның авыртса, бары тик Тямаев җыры гына булыша», - дип яза инстачылар.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев тамашачыларын яңа җыры белән сөендерде. Бу җырын ул инстаграмдагы сәхифәсенә куйган.

«Мин җырлыйм. Сез бәя бирегез», — дип яза ул.

«Баш, теш, эчең авыртса, дару бар. Әмма җаның авыртса, бары тик Тямаев җыры гына булыша», «Тыңлап туеп булмый», «Просто яратам», дип язалар аңа.

Инстачылар бертавыштан Фирдүскә уңышлар тели.