Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Enaecash «Туган тел» җырын хип-хоп стильдә башкарды 

Enaecash псевдонимы белән чыгыш ясаучы Булат Алеев «Туган тел» җырын хип-хоп стильдә башкарган видео дөнья күрде. Әлеге видео «Яңа дулкын» ютуб-каналында урнаштырылган.

news_top_970_100
Enaecash «Туган тел» җырын хип-хоп стильдә башкарды 

«Бу бит иң шәп шигырь! Син „и туган тел“ дип әйтәсең, сиңа җавапка „и матур тел“ диләр. Бу сүзләрне һәркем белә, барысы да ияләшкән. Кемгәдер мәгънә җитми икән, аның күп булган башка урынын күрсәтсеннәр», — ди башкаручы әлеге трек турында. 

Enaecash әйтүенчә, әлеге трекның башта музыкасы языла, аннары гына шул музыкага «Туган тел» сүзләрен куеп карыйлар. Гомумән, җырчы төп максаты итеп халык җырларын яңартып тәкъдим итүне саный.

Алдагы көннәрдә Enaecash тагын 2 татар халык җырын үзгәртеп, яңача яңгырашта әзерләп чыгарырга исәпли. Алар да «Яңа дулкын» каналында урын алачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100