Элвин Грейның дусты "Ай, былбылым" җырын яңача яздырган

Элвин Грейның дусты "Ай, былбылым" җырын яңача яздырган

Татар халкының борынгы җырларыннан берсе «Ай, былбылым»ны яңача яздырганнар. Элвин Грей дусты Вилли дигән җырчы турында инстаграмдагы сәхифәсендә язды. Ул дустын яңа җыры белән котлый.

Инстачылар исә барысы да диярлек бу җырда Элвин Грейның үзенең тавышын ишетүен яза. Татар теленең матурлыгына сокланучылар да бар.

Вилли Элвин Грейның игезәк сыңары дип әйтәләр. «Сине кабатлый», диләр.

Иске җырны яңача җырлауны ошатмаучылар да шактый. «Үзегезгә җыр яздырырга вакыт», «иске җырларны бозалар», «кеше җырын җырлап баш катыралар», дип шелтәлиләр.


«Ай, былбылым» җырын «Премьер-министр» төркеме «Җиде йолдыз» фестивалендә Казанда башкарды:


Данлыклы җырны Зиннур Нурмөхәммәтов, Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимов башкарган иде.