Вильдан Шәмсетдинов «Бер адым» дигән яңа җырын тәкъдим итә | intertat.tatar

Вильдан Шәмсетдинов «Бер адым» дигән яңа җырын тәкъдим итә

Инстачылар арасында җырны аңламаучылар да табылган.

Гөлназ Асаеваның ире Вильдан Шәмсетдинов инстаграмда үз сәхифәсендә яңа җырының премьерасын тәкъдим итә. «Бер адым» җырының сүзләрен Гөлфия Шакирова, ә көен Таһир Әсадуллин язган.

Вилли тәхәллүсе белән чыгыш ясаучының виртуаль һәм иҗатташ дуслары премьераны «ут» дип кабул иткән. Инстачылар арасында җырны аңламаучылар да табылган.

«Тавышың Радик Юльякшинныкына охшаган», — дип тә язган берәү.