news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова кияүгә чыгасы килгән хатын-кызлар турында җыр яздырган

Яңа җырның клибында алар гаиләләре белән катнашкан.

news_top
Ландыш Нигъмәтҗанова кияүгә чыгасы килгән хатын-кызлар турында җыр яздырган
«Татар-информ» архивы

Ландыш Нигъмәтҗанова «Кайчан?» дигән яңа җырга клип төшергән. Анда җырчы туй күлмәге киеп төшкән. Клипта шулай ук аның ире Фәрит Таишев һәм дүрт баласы да катнаша.

Ә җыр никахларын законлаштырмыйча яшәүче һәм балалар үстерүче гаиләләргә багышланган.

«Кайчан, кайчан, кайчан?

Кайчан инде бер тезләнеп,

Миңа тәкъдим ясарсың?

Кайчан инде туй балдагын миңа бүләк итәрсең?

Кайчан инде матур туй күлмәге киярмен?

Кайчан инде дус кызларны көнләштереп үтәрмен?» — дигән юллар бар яңа җырда.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар