Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сезгә килешеп бетми» — Вадим Захаровның яңа клибын инстачылар ошатмаган

Җырчы «Парлы ялгызлар» җырына клип төшергән.

news_top_970_100
«Сезгә килешеп бетми» — Вадим Захаровның яңа клибын инстачылар ошатмаган
Салават Камалетдинов

Вадим Захаров «Парлы ялгызлар» җырына клип төшергән. Җырның сүзләрен Айрат Шәйхетдинов, көен Айдар Тимербаев иҗат иткән. Клипта бер-берсен яратмыйча яшәүче пар күрсәтелә.

Инстаграм дуслары Вадим Захаровның матур тавышын, мәгънәле җырын мактый.

«Булган бу жыр. Күбебез шулай язмыш язгандыр дип яшибез бит. Күздән яшьләр акты. Чын тормыштан алынган сүзләр, музыкасы да туры килә. Ә Вадим шушы җырны кешенең йөрәгенә үткәреп, бәгырьләрне телеп, җиренә җиткереп башкара. Җыр чишмәгез саекмасын, алга таба да уңышлар сезгә»;

«Вадим, бу җырны бары тик сез генә матур итеп башкарасыз. Гел шулай киң күңелле булып калыгыз. Сезне хөрмәт итеп, Абрамов Ваняның күршесе», — дигәннәр.

Җырның матур булуы турында язсалар да, кайбер инстачыларга клип ошамаган. Алар бу турыда комментарийлар да калдырган. «Җырлавыгызны тыңлап туеп булмый. Ләкин клип ошамады, бәлки ул сезгә килешеп бетмидер», — дигәннәр.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100