news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Венера Ганиева “Белми идем тормышның матурлыгын” җырын башкара

Венера Ганиева “Белми идем тормышның матурлыгын” җырын башкара

news_top
Венера Ганиева “Белми идем тормышның матурлыгын” җырын башкара

"Белми идем тормышның матурлыгын"

Синең белән шундый рәхәт,
Шулкадәрле күңелле.
Шатлыктан ташыган хисләр
Урап алган күңелне.

Белми идем бу дөньяның
Шулкадәрле зурлыгын.
Күрми дә яшәгәнмен мин
Бу тормыш матурлыгын.

Күңелдә бер мәшәкать юк,
Тирә-якта ак томан.
Ләззәтләнәм тормыш белән
Бер сабый бала сыман.

Бергә узган мизгелләрнең
Бар истә калырлыгы.
Минем өчен син бит үзең
Тормышның матурлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар