news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Мухин хатыны Гөлия Вәлиәхмәтова белән әниләргә багышланган җыр яздырган

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова яңа җыр белән инстаграмдагы сәхифәсендә уртаклашкан.

news_top
Марат Мухин хатыны Гөлия Вәлиәхмәтова белән әниләргә багышланган җыр яздырган
https://www.instagram.com/guliyavaliakhmetova/

Композитор Марат Мухин хатыны Гөлия Вәлиәхмәтова белән әниләргә багышланган җыр яздырган. Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова яңа җырны дәү әнисенең 75 яшьлегенә бүләк итеп инстаграм сәхифәсенә куйган.

Инстачылар җырны ошаткан. «Матур дуэт», «Матур җырлыйсыз», «Ут булган» кебек комментарийлар белән канатландырганнар блогерны.

«Гөлия, сиңа сәхнәгә чыгарга кирәк. Күңелгә үтәрлек итеп җырлыйсың», — дип язган Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиев.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар