Зинира һәм Ризат Рамазановлар кышкы премьераларын тәкъдим итте | intertat.tatar

Зинира һәм Ризат Рамазановлар кышкы премьераларын тәкъдим итте

Яңа җыр барлык музыкаль мәйданчыкларга чыккан.

Зинира һәм Ризат Рамазановларның «Буран» дип аталган яңа җырын барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.

«Хөрмәтле дусларыбыз! Сезнен игьтибарыгызга кышкы премьера „Буран“ дип аталган өр-яңа җырыбызны тәкьдим итәбез. Җырның авторлары - Илсөяр Иксанова һәм Айдар Тимербаев, аларга рәхмәт», — дип язган җырчылар уртак аккаунтларында.

«Сүзләре дә мәгънәле, текә һәм шәп җыр», — дип бәя биргән тамашачы.