Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Асаевның «Балаларга» клибы

Айгөл Вәлиуллина сүзләре, Гүзәлия көе.

news_top_970_100
Рөстәм Асаевның «Балаларга» клибы
Владимир Васильев

«Балаларга»

1. Тезелешеп кошлар китә җылы якка,

Нишләсеннәр, аларны да тормыш тарта.

Очырабыз балаларны без дә шулай, Булсын, дибез, тормышлары һәрчак уңай.


Кушымта:

Очыгыз сез, балакайлар, бәгырьләрем,

Белегез сез ата-ана кадерләрен.

Очыгыз сез, юлларыгыз булсын актан,

Җылы хәбәр килеп торсын сезнең яктан.


2. Кошкайларның очар юлы ай-һай озын,

Ялгышмаска, югалмаска, улым-кызым,

Кирәк икән күркәм сабыр канатлары,

Язмышларның була җанны канатканы.

Кушымта шул ук.


3. Тезелешеп кошлар кайта туган якка,

Аларны да нигез ташы бире тарта.

Ишетегез сез дә йөрәк тибешләрен,

Туган йортны онытмагыз, җимешләрем.

Кушымта шул ук.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100