Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елый-елый яздырдым»: Зөлфәт Хәким җырын Винера Ганиевага гына җырларга рөхсәт иткән

Татарстанның халык артисты Винера Ганиева «Елга» дип аталган яңа җыр яздыруы турында инстаграмда хәбәр иткән.

news_top_970_100
«Елый-елый яздырдым»: Зөлфәт Хәким җырын Винера Ганиевага гына җырларга рөхсәт иткән
Солтан Исхаков

Елый-елый яздырдым шушы җырны. Көн дәверендә әллә ничә тапкыр тыңлыйм. Тетрәндерә җырның сүзләре — әллә кайларга алып китә. Эстрадада тирән мәгънәле, эчтәлекле, уйландыра торган җырлар хәзер, ни кызганыч, бик аз. Ә бит чынбарлыкта җыр сәнгатенең көче — кешенең рухи дөньясын баетуда, битараф булмаска, якыннарны саклау, кадерләү, мәрхәмәтле, ихлас, ярдәмчел, чын кеше булу hәм бик күп сыйфатларны тәрбияләүдә.

Бу җырның авторы — Зөлфәт Хәким. Миңа җырын башкарырга рөхсәт иткән өчен рәхмәтем чиксез, — дип язган Винера Ганиева.

Инстачылар җырчының яңа җырын бәяләгән: «Искиткеч сүзләр, искиткеч башкару! Тыңлаганда каз тәннәре чыга, күңелгә шулкадәр тирән үтеп керә. Икегез дә халкыбызның искиткеч талантлы шәхесләре. Исән-сау булыгыз, алдагы көндә дә безне иҗатыгыз белән сөендереп яшәгез», «Сезнең тавыш, Винера апа. Йөрәкнең әллә кайсы җирләрен актара», «Зөлфәт Хәким бу җырны сезнең өчен генә язган! Мин уйлыйм, бу җырны башка кеше булдырып җырлый алмас кебек. Искиткеч башкару, искиткеч җыр. Мин елап тыңладым», — дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100