Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринадан яңа җыр
Премьера «Серле төнем» дип атала.
Ришат Төхвәтуллина белән Алия Карачурина «Серле төнем» җырының премьерасын тәкъдим итте.
Яңа җырның сүзләрен Венер Фәттахов, ә көен Морат Гайсин язган.
«Җыр барлык музыкаль мәйданчыкларда тәкъдим ителә. Дуслар, безне үзегезнең сторисларда куйсагыз, без бик шат булыр идек», — дип язган җырчы.
Җырчыларның иҗатын яратучылар премьераны яратып кабул иткән.