Филүс Каһиров «Яратам шул» җырына клип төшергән | intertat.tatar

Филүс Каһиров «Яратам шул» җырына клип төшергән

«Бәгырегездәге булган кайнар хисләрегезне якын кешеләрегезгә мөмкин кадәр өләшегез», — дип яза җырчы.

Җырчы Филүс Каһиров инстаграмдагы сәхифәсендә яңа клип тәкъдим итте.

«Хөрмәтле дусларыбыз! Сезгә үзебезнең „Яратам шул“ җырына клип тәкъдим итәбез. Бәгырегездәге булган кайнар хисләрегезне якын кешеләрегезгә мөмкин кадәр өләшегез», — дип яза җырчы.

Ул оператор һәм режиссёр Зөлфәт Галимҗановка рәхмәт әйтә.