news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның кызы Айгизә башкаруында «Син минем җанымның яртысы» җыры

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов кызы Айгизә башкаруында үзенең хиты — «Син минем җанымның яртысы» (Рәмис Аймәт сүзләре, Оскар Усманов көе) җырын Инстаграм битендә урнаштырган.

news_top
Айдар Галимовның кызы Айгизә башкаруында «Син минем җанымның яртысы» җыры
"Татар-информ" архивы

Син – минем җанымның яртысы,

Яшисең йөрәгем түрендә,

Нур сибеп барасы юлыма

Балкыйсың күңелем күгендә.

Кушымта:

Мин сине гомерем буена

Ышыклап барырмын җилләрдән.

Өзелсә барасы юлларың –

Үрермен мин күпер гөлләрдән.


Без икәү – аерылмас пар канат,

Беркем дә кералмас арага.

Хәсрәтне бүләрбез икегә,

Чит-ятлар тоз салса ярага.


Кушымта:

Мин сине гомерем буена

Ышыклап барырмын җилләрдән.

Өзелсә барасы юлларың –

Үрермен мин күпер гөлләрдән.

«Бу җырны кем генә җырламады, менә Айгизәдән дә сорап җырлатканнар.

«Әти, көтмәгәндә, әзерлексез, беренче тапкыр башкардым, гафу ит, җитмәгән җирләре булса», — ди Айгизә.

Ә мин киресенчә: «Молодец кызым, бик матур килеп чыккан, иң мөһиме - үзебезчә моңлы. Сиңа бик килешә, киләчәктә күбрәк җырларга насыйп булсын», — дидем. Сез килешәсезме?» — дип язган җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар