Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәлилә башкаруында Хәмдүнә Тимергалиева репертуарындагы «Галигә барам әле» җыры

Казанда Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовның концерты үтте. Әлеге тамашага җырчы Зәлилә дә чакырылган иде.

news_top_970_100
Зәлилә башкаруында Хәмдүнә Тимергалиева репертуарындагы «Галигә барам әле» җыры
Солтан Исхаков

Зәлилә Гөлсирин белән Азатның концертында күптән түгел безнең арадан киткән Хәмдүнә Тимергалиева репертуарыннан «Галигә барам әле» җырын башкарды.

«Хәмдүнә Тимергалиева легендар шәхес иде һәм киләчәктә дә легендар шәхес булып калачак. Ул безнең хәтеребездә! Шуны әйтәсем килә: Хәмдүнә апаны җирләгән көнне татар халкы иң зур югалтуын кичерде. Аның тормышында нинди генә кайгы һәм авырлыклар була калмасын, ул аларның берсенә дә бирешмичә яшәде. Киресенчә, һәрвакыт елмаеп, көлеп, халык күңелен китәрде. Һәм инде Хәмдүнә апаны шушы җыр белән искә алу, миңа калса, урынлы дип саныйм. Сез минем белән килешерсез. Кеше китә, җыры кала… Аның җырлары без — яшьләрдә дәвам итеп, аңа рухи дога булып ирешсен иде. Амин!» — диде Зәлилә.

Галигә барам әле (Галләрәле)

Халык җыры


Галигә барам әле,

Гали исемнәре матур,

Ятка калдырмас әле.

Гали, Гали, гәлләр әле,

Галигә барам әле.

Гали исемнәре матур,

Ятка калдырмас әле.


Каен-агач, карагач,

Сөйгән ярын тартып алдым,

Күңелемә ярагач.

Гали, Гали, гәлләр әле,

Галигә барам әле.

Гали исемнәре матур,

Ятка калдырмас әле.


Каен-агач, карагач,

Сөйгән ярын кире бирдем,

Җиргә ятып елагач.

Гали, Гали, гәлләрәле,

Галигә барам әле.

Гали исемнәре матур,

Ятка калдырмас әле.


Менеп бара кыекка,

Күрсәгез сәлам әйтегез

Минем кара мыекка.

Гали, Гали, гәлләрәле,

Галигә барам әле.

Гали исемнәре матур,

Ятка калдырмас әле.


Төшеп килә кыектан,

Сәлам алып килдегезме

Минем кара мыектан?

Гали, Гали, гәлләрәле,

Галигә барам әле.

Гали исемнәре матур,

Ятка калдырмас әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100