Марат Фәйрушин "Безнең урам" җырына клип төшергән

Марат Фәйрушин "Безнең урам" җырына клип төшергән
Марат Фәйрушин туган ягында "Безнең урам" җырына клип төшергән. 



Безнең урам

Татар халык җыры

Безнең урам — матур урам,
Тезелеп киткән ак каен.
Шул каеннарга караем
Сезне сагынган саен.

Аргы очтан кайтып килә
Чөгендер утаучылар.
Белсәң иде, кемнәр икән
Араны бутаучылар.

Биек тауга менгән чакта,
Таянырсың миләшкә.
Таянырсың да еларсың,
Мин булмамын киңәшкә.

Өстәлләрдә сары лимон
Саргаймый дисезме әллә.
Уйнап-көлеп йөрегәч тә
Сагынмый дисезме әллә.