news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Соңга калган Андрей бик тә очып китәргә теләгән ...

news_top

Мәскәүнең Домодедово аэропортында 1 пассажир качып кына «Airbus A321» самолетының багаж бүлегенә кереп утырган. Чөнки ул рейсына соңга калган, әмма бик тә китәргә теләгән. Ләкин ул, ялгышып, башка шәһәргә бара торган самолетка эләккән.

«Mash» Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, кичә 41 яшьлек Андрей К. «S7 2625» рейсы белән Новокузнецк шәһәренә китәргә тели. Тик өлгерми кала. Шуңа күрә, чемоданга «әйләнеп», самолетның багаж бүлегенә керә. Әмма бу – Норильскига китәргә әзерләнгән «S7 2581» рейс самолеты булып чыга. Бу вакытта инде Андрей утырырга тиешле самолетның ансыз гына Новокузнецкига очып китүенә 1 сәгатьтән артык вакыт узган була.

Ахыр чиктә, ир-атны абайлап алалар һәм тоткарлыйлар. Кинологлар һәм башка белгечләр 1 сәгать эшләгәннән соң, самолет Норильскига очып китә. Андрейны хокук сакчылары алып киткән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 август 2024
    Исемсез
    Мескен кеше, ул бернинди дэ начарлык эшлэмэгэн, бары барасы шэхэренэ генэ барып житэсе килгэн
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар