Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Соңарып бала табу турында: «40тан соң бала төшү куркынычы 80 процентка җитә»

Олыгаеп бала табу начармы? Соңлап бәби тудырган хатын-кыз яшәрә, диләр, дөресме? Андый очракта балада нинди авыру куркынычы арта, әни кешегә үзен ничек сакларга? Бу хакта әниләр һәм белгеч белән сөйләштек.

news_top_970_100

«Яшьләр белән бертигез йөгереп йөрдем»

Әлкидә яшәүче Альбина беренче баласын 41 яшендә тапкан. Ул баланы җиңел күтәрүен, тудырганда да кыенлыклар булмавын сөйләде.

– Мин соңлап, 40та гына кияүгә чыктым, – ди Альбина. – Балага уза алмыйча интектем дип әйтә алмыйм, бергә яшәүнең өченче аенда ук авырлы икәнемне белдем. Минем дә, иремнең дә бик көтелгән, беренче балабыз ул. Ирем миннән олырак, ул 44 яшендә беренче тапкыр әти булды.

– Авырлы вакытта табиблар тарафыннан сиңа аерым мөнәсәбәт булдымы?

– Юк, яшьләр белән бертигез йөгереп йөрдем. Казанның 3нче бала тудыру йортында таптым. Тулгаклар башлангач, «Яшең бар, әгәр теләсәң, сиңа эпидуриаль анестезия ясыйбыз», – дип тәкъдим иттеләр. Баш тартмадым. Аны һәр кешегә ясамыйлар, дип беләм, ул берничә сәгатькә авыртуны басып тора. Шуның нәтиҗәседерме, баламны җиңел генә тудырдым. Төнлә килдем, көннең беренче яртысында улыбыз аваз салды.

– Иртәрәк табасы булган, үстерү авыр, димисеңме?

– Хәзер улыма 3 яшь, миңа – 45. Яшь вакытта тудырган булсам, улымны бу кадәр ярата алыр идемме икән, дип уйлыйм. Аны үстерүнең тәмен беләм, елаганда да бик жәллим, җай чыккан саен иркәлим, һаман күтәреп йөргәлим. Ирем «артык иркәлисең» дип, кайчак шелтәләп тә ала. Эшкә чыгып китеп, аның янында булырга вакыт аз калганга йөрәк әрни. Балалар бакчасына биргәндә дә, бер-беребезнең күзенә карап, икебез дә елый-елый аерылдык.

Миндә генә түгел, баласын соң тапкан башка хатын-кызларда да шундый мөнәсәбәт була икән. Дус кызым өченчесен 39 яшендә тудырды. Ул да: «Беренче балаларымны бу кадәр иркәли белмәдем, монысын башкача үстерәм, аеруча тәмен беләм», – ди.

– Икенчесе артыннан да барасың килмиме?

– Хәзер 45 яшьтә шикләндерә. Аны күтәрү генә түгел, аякка бастырасы да бар бит әле, дип уйлыйм. Улымның энесе-сеңлесе булса, күңелле булыр, бергә уйнарлар иде, әлбәттә. Болай үзе генә үсә.

Икенче яктан караганда, безне дә әниләр олыгаеп – 44-45 яшьләрендә тапкан. Ул вакытта 4-5нче баланы андый яшьтә табу гадәти хәл саналган. Совет чорында гына соңарып табучыларны тәнкыйтьләгәннәр, 30да да соң, дигәннәр.

Игътибар итсәң, бүген соңарып бала табучылар шактый күп. Аларга берәү дә бармак төртеп күрсәтми, бу нормага әйләнеп бара. Аннан, моны безгә табигать үзе бирә, картаеп барганда ЭКОлар аша тапмыйбыз бит. Табигый юл белән балага узгач, аны күтәрерлек көчне дә Аллаһы Тәгалә бирәдер, – ди Альбина.

«Соңарып бала тапкан хатын-кыз яшәреп китә, диләр»

Блогер Фәгыйлә Шакированы әнисе 43 яшендә тапкан. Фәгыйлә – гаиләдә 5нче бала. 3 апасы, 1 абыйсы бар. Блогер, олы яшьтә бала табу хатын-кызны яшәртә, гомерен озынайта, дип саный.

Фото: © Фәгыйлә Шакированың шәхси архивыннан

– Әтием бик тә малай теләгән. Өч кыздан соң бер малай тулгач, «Әһә, малайлар китте», – дип сөенгән. Бишенчесе дә малай булыр дип, тәвәккәлләгәннәр. Мин авыл медпунктында туганмын.Авылыбызда (Әлмәт районы, Елховой авылы) Гаяз Исхакыйның туганы, шәфкать туташы Саибә апа яши иде. Олы яшьтә булса да, мине тудырганда ул булышкан, минем кендек әби ул.

Үземнең әбием дә кендек әбисе иде. Ул, мин тугач та, бармагы белән бал каптырган. Яңа туган балага бал каптыру гадәте булган, күрәсең, – ди Фәгыйлә.

– Үскәндә әниең белән яшь аермасы бик сизелә идеме?

– Әнием олы булганга кимсенмәдем, беркайчан уңайсызланмадым. Әнием бүгенге көндә дә исән-сау, сөбханалла. Хәзер әнинең яше олы булгач, үзе дә бала кебек. Гел аның янына кайтырга, булышырга, ешрак сөйләшергә тырышам.

Соңлап бала тапканнан соң хатын-кыз организмы үзгәрә, яшәреп китә, гомере озын була, дип әйтәләр. Кендек әби дә шулай дип әйтә иде. Бәлки, бу сүзләрдә хаклык бардыр, әнинең озын гомерле булуының сере шулдыр.

– Апа-абыйлар күп булгач күңелледер?

– Әйе. Бертуганнарым миннән зуррак, мин кечкенә чакта ук апа-абыйлар шәһәргә чыгып китте. Үзем генә үстем, шунысы гына күңелсез иде.

Соңлап бала табуның минуслары да бардыр инде. Бер танышым 40 яшендә балага узды. Бик сөенеп йөрде, бәби кайтуга әзерләнде. Ләкин авырлы вакытта төшендә ире белән икесенең артыннан фил куганын күргән. Шуннан соң тикшеренгәч, баласының ниндидер җитди тайпылыш белән туачагын әйткәннәр. Авыры зур иде, төшертте. Андый хәлләр дә була...

«Хатын-кызның яше барган саен авырулары да арта»

Олы яшьтә бала табуның хатын-кыз организмына нинди йогынтысы булырга мөмкин? Бу хакта Татарстанның атказанган табибы, Казанның 3нче хатын-кызлар консультациясе мөдире Луиза Шәйхетдинова белән сөйләштек.

Фото: © www.emckzn.ru

– Луиза Рафаиловна, соңгы елларда авырлы хатын-кызларның яше үзгәрәме?

– Элегрәк, Совет чорында 20-30 яшьтә бала табу норма саналса, хәзер 35тән соң әни булучылар шактый. Бу – хатын-кызларның белемлерәк булуы, карьера ясаулары, матди якны кайгыртулары белән бәйле.

– Хатын-кызга ничә яшьтә бала табу әйбәт санала?

– Хатын-кызның репродуктив, ягъни бала табу яше 30 елга якын бара. Якынча 18дән 45 яшькә кадәр. Демографик ситуация белән бәйле рәвештә, беренче йөклелеккә һәрвакыт куанабыз. Әмма 35 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызның йөклелек чорында төрле авырулар килеп чыгу куркынычы арта. Шуңа күрә олыгаеп бала табу киңәш ителми.

– Мәсәлән, нинди авырулар?

– Шикәр чире, гипертония, йөрәк-кан тамыры авырулары, вакытыннан алда бала табу, хроник чирләр калкып чыгу һ.б. Хатын-кызның яше барган саен авырулары да арта. Гәүдә авырлыгы зур булу да репродуктив системага тискәре йогынты ясый. Моннан тыш, һәр хатын-кызга генетик яктан күпмедер күкәй күзәнәкләре бирелә. Яшь барган саен аларның саны әзәя, һәм балага узу мөмкинлеге дә кими дигән сүз.

Тагын бер патология – «предлежание плаценты», ягъни соңгылыкның дөрес урнашмыйча, аналык муентыгының эчке ягын каплап торуы. Мондый вакытта пациент йөклелекнең башыннан ахырына кадәр аерым игътибарга мохтаҗ. Чөнки соңгылыкның кубуы зур кан югалтуга китерергә мөмкин.

– Соңлап бала табучыларга табиблар тарафыннан аерым игътибар күрсәтеләме?

– Алар өчен аерым анализлар, тикшерүләр каралмаган. Ләкин олы яшьтә бала табучыларның һәркайсы генетик консультация үтә. Беренче скринингта ук, хатын-кызның яшенә карап, риск төркеме булдырыла, тестлар уздырыла.

– Олы яшьтә бала табу хатын-кызны яшәртеп җибәрә, диләр. Бу дөрес сүзме?

– Йөклелек вакытында организмга йөкләмә ике тапкыр арта. Бу – организмны яшәртә дип әйтеп булмыйдыр. Мин яшәртәдер дип уйламыйм.

– Әнисе олы яшьтә тапкан балада нинди авырулар килеп чыгарга мөмкин?

– Хромосома патологиясе – Даун, Эдвардс, Патау синдромнары булу куркынычы бар. Күп кенә генетик авырулар генетик материалның сыйфатсызлыгыннан килә. 35 яшьтән соң бала табучыларның бала төшү куркынычы – 30%ка, ә 40тан соң 80%ка җитә. Моның сәбәбе – шул ук геннар яки хромосомалар тайпылышы.

Яшь барган саен хатын-кызда соматик авырулар да арта, алар да яралгыга тискәре йогынты ясый. Уртача алганда, 30 яшькә кешедә 2-3 эчке орган авыруы була. Әлбәттә, боларның һәркайсының балага узу һәм тудыруга йогынтысы бар. Гестоз һәм диабет, баланың гәүдә авырлыгы түбән булу шулай ук олыгаеп табучыларда ешрак очрый.

Шулай да, бу – соңлап бала тапмаска, дигән карар түгел әле. Әгәр булачак әнинең сәламәтлеге нык икән, бар да әйбәт булыр. Рисклар булуга карамастан, бу – үзеңне әни булу бәхетеннән мәхрүм итәргә, дигән сүз түгел.

– Үзегезнең тәҗрибәдә соң бала табу очраклары булдымы?

– Үзем 51 яшьлек хатын-кызның йөклелек чорын алып, күзәтеп бардым. Ул хатын-кыз үзе дә – Казандагы билгеле табиб, шуңа күрә исемен атамыйм. Хәзерге вакытта 3 яшьлек сәламәт улы бар. Бу – аның өченче баласы. 3 ел элек 51 яшьлек хатын-кызның йөклелеген, бала табуын бик җитди кабул иттек. Хәзер аннан да өлкәнрәк яшьтә табучылар бар, бала табу яше арта бара.

– Нинди авырулар булганда хатын-кызга бөтенләй бала тапмау хәерле?

– Аутоиммун авырулар, бавыр циррозы, ревматизмның катлаулы формалары, кайчак йөрәк-кан тамыры яки бөер авырулары, ХОБЛ дигән үпкә авыруы, шикәр чиренең катлаулы төре, кан оешу белән проблемалар һ.б. Андый чакта хатын-кызның үзенең гомеренә куркыныч яный.

Онкологик авырулар, эпилепсия вакытында да бала табу тыела, йөклелек бу чирләрне көчәйтеп җибәрә. Кайбер генетик авыруларны да әлеге исемлеккә кертергә була.

Туберкулез, гепатит кебек инфекцияле авырулар вакытында да авырга узарга киңәш ителми. Операциядән соң ук, дәваланган вакытта да бала планлаштырмау хәерле. Һәрхәлдә, авыруларның көчле фазасында кирәкмәс, сәламәтләнгәч, хатын-кыз бала таба ала.

– Соңарып бала табучыларга нинди киңәшләр бирәсез?

– Авырлы хатын-кызның сәламәтлегенә һәм дөрес туклануына игътибар итүе мөһим. Табибка даими йөрергә, физик яктан чама белән актив, психологик яктан тыныч булырга кирәк.

Ә беренче баласын 35 яшьтән соң табарга җыенган хатын-кызларга балага узганчы ук табиб белән киңәшергә, бөтен авыруларын тикшертергә яки кисәтергә кирәк. Бүгенге медицина шактый көчле, йөклелек чорын тиешенчә үткәрү һәм сәламәт бала тудыру өчен барлык шартлар да бар. Хәтта бала табу киңәш ителмәгән очракта да сау-сәламәт сабый тудыру очраклары көннән-көн арта бара. Казанның 7нче хастаханәсенең баш табибы Артур Делян, акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Татьяна Шиһабетдиновага да рәхмәт. Алар тарафыннан эш яхшы оештырылганга күрә, югары күрсәткечләргә ирешәбез.

Фактлар

  • Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2021 елда хәбәр итүенчә, Россиядә хатын-кызлар беренче баласын уртача 28 яшьтә табалар. «Скандинавия» һәм «Скандинавия Ава-Петер» Казан клиникалары акушер-гинекологы әйтүенчә, Татарстанда бүген беренче баланы якынча 29 яшьтә тудыралар.
  • 1960-1994 елларда СССР һәм Россиядә беренче бала табу вакыты яшәреп килгән. Моны икътисадчылар ул вакытта балалы гаиләләргә фатир алу мөмкинлеге зуррак булу белән аңлаталар. Шулай итеп, 1994 елда беренче баланы табуның уртача яше 22,5 яшь була.
  • Алга киткән илләрнең күбесендә беренче баланы 30 яшь тирәсендә табу гадәткә кергән. Испаниядә һәм Швейцариядә тагын да соңрак – уртача 31 яшьтә беренче тапкыр әни булалар.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100