Соңарган дастан (Фәрит Яхин)
«Казан утлары» журналының 1994 елгы февраль саныннан алынды.
Котбетдин Әр-Рази хәзрәтләренең Сарайга килгәненнән алтынчы елында Үзбәк хан көтмәгәндә вафат булды. Шөһрәте белән бар тарафны тетрәтеп торган олуг тәхет хуҗасының гүр иясе булуына мирас бүлешү башланып, көннәр хәвеф эчендә туа вә бәндәләрне тетрәндерә иде. Җанибәк белән Танибәк угыллар арасында оят вә үзара хөрмәт хисе калмады. Бүген булмаса, иртәгә ике яктан да ут уйнатып, кылыч айкап, бер-бер ахмаклык эшләп ташлыйсылар иде.
Котбетдиннең бәгыре көйде. Тирә-якта шөһрәтле вә мактаулы Алтын Урдада бара иде шул бу хәлләр. Әле кайчан гына Танибәк аның каршында тез бөкләп дәрес ала, үзенең зирәк вә сизгер булуы белән сокландыра иде. Хәзер остазы сүзенә колак та салмый, киңәш-табыш та итми башлады. Угланнар ут белән генә түгел, тәхет вә баш белән уйный иделәр, аңлаган кеше генә моның ни аяныч хәл икәнлеген сизенергә мөмкин.
Иделдә боз соңарып кузгалды. Җәй башларында су улаклардан басуларга йөгерде, буа һәм ермакларны бүсеп чыкты, иңкүлекләрдәге чәчүлек җирләр су белән болганды. Болгар иленнән арырак Көнчыгышка таба җәелгән нугай башы җәйләвендә Агыйделгә килеп кушылган Чулман дәрьясы хакында, хәтәр күперде, дип сөйләде сәүдәгәрләр. Базар бу вакытларда элегрәк кайнап тора иде инде. Быел Гыйрак, Һират вә Рум ягыннан сәүдә кораблары килә алмады. Кәрвандагы бер дөя хакы, былтыргы белән чагыштырганда, унына бәрабәр тора башлады. Бәркә ханнан бирле урнашып калган кануннар какшады. Бигрәк тә салым вә ясак күләме артты, хак вә бәя үсте. Халык арасында, казнаны Танибәк талап, Җаек суы артына качкан икән, дип сөйләделәр. Җанибәк исә аның иярченнәрен аулады. Котбетдин үзенең дә исемлек башында торганлыгын аңлады. Үгет-нәсыйхәт биреп, сөекле укучысы Таннбәккә ярдәм кулын сузмакчы булды. Ут белән уйнамасын, күңелен тындырсын, абыйсы Җанибәк белән килешсен, дуслашсын!
Инде икенче кичәне Котбетдин Әp-Рази шигырь язуга, бәетләр чыгаруга багышлады. Төрки вәзен белән төзүе җиңел вә рәхәт иде. Бала чактан күңеленә сеңеп калган угыз теле аның анадан килгән мирасы булып, фарсы вә гарәп исә үзенең иҗтиһат җимеше иде бит. Ничәмә-ничә тарихи, дини вә фәлсәфи дәфтәр һәм китапларны гарәптә, кайвакыт фарсыда төпләгән, теркәлгән, төзәткән олуг остаз өчен кабаттан төркигә кайту ничектер күптән элек хәтереннән чыккан балачагын күңелендә яңарттырды. Яратып укыган әсәреннән берсе Низами хәзрәтләренең «Хөсрәү вә Ширин» дастаны иде. Шушы борынгы тарихи язмышлар белән Алтын Урда хәлләренең тәңгәллеген күреп, Котбетдин Әр-Рази башта курка калды, аннан соң бу хакта укучысы Танибәккә аңлату кирәклеген төшенде. Искәндәр Зөлкарнәй хәзрәтләрен голамәи Ариста рухи азык белән тукландырып ничек илаһи каһарман ясаган булса, Котбетдин дә Танибәкне шул рәвешле олы шәхес дәрәҗәсенә күтәрергә өметләнде. Әмма Танибәк вак җанлы, артыгы белән кайнар һәм киңәштән үзен өстен саный торган шаһзадә иде шул. Алай да зирәк һәм эшлекле булуы сәбәпле, аңа карата остазы күңелендә ышаныч вә өмет тә яши иде. Боларны уйлап, Котбетдин авыру кешегә ярдәм кулын сузмаган табиб кебек сизде үзен.
Җәй уртасы җиткәндә Котбетдин дастанны тәмам итү алдында иде. Җәйләүгә чыккан Сарай шәһәре таифәсе шаулашып, тузан күтәреп, кубарылып кире кайта башлады. Барысының да күңелләре кузгалган, күзләре аптыраш вә хәерсезлек белән акайган иде. «Тәхетен Җанибәк ташлап качты»,— дигән хәбәр тиз арада таралып өлгерде. Шәһәрне Танибәк урдасы камап алган иде. Сарай сугышсыз бирелде. Тәхеткә менеп утырган яңа ханны котларга бай сәүдәгәрләр һәм галим-голамә кичкә таба җыела башлады. Танибәк тәбрик сүзе белән килгән Котбетдинне дә кабул итте. Остаз һәм шәкерте шаһзадә очраштылар.
— Йа, остазым!— дип фәрман кылды Танибәк хан.— Син миңа нәрсә әйтерсең?
Котбетдиннең акылы кайнады, күңел кошы күкрәк читлегендә бәргәләнде. Ничек җавап бирсә дөрес булыр икән?
— Син минем тәхет каршында булырсыңмы?—диде шаһзадә үзалдына канәгатьлек табарга теләп.
Озакка сузарга ярамый иде. Котбетдин Әр-Рази әле ахырына кадәр ирешмәгән дастанны аңа сузды:
— Бу сезнең игътибарыгызга тәгаен кылынган иде,—диде ул түбәнчелек белән.
Танибәк хан каләм иясе Бәркә Фәкыйһка ым какты. Тегесе җәһәт кенә Котбетдин кулыннан дәфтәрне алды һәм укый башлады Аны хан түземсезләнеп бүлдерде:
— Кирәк җиреннән укы! Бәркә Фәкыйһ буйсынды, Аллаһы тәгаләгә, Мөхәммәд пәйгамбәргә һәм сәхабәләргә дан җырлау урыннарына күз йөртеп кенә узды да, үз табышына үзе сөенеп, Танибәк исеменә аталган юлларны укын китте. Ханга шушы кирәк иде.
— Бүләгең белән олыладың, тугрылыклы булуың өчен сөендерү лазем булыр үзеңне,—диде Танибәк яшь йөзенә ирлек төсе чыгарып.
— Ханым, дастан әлегә ахырына ирешмәде, —дип өстәде аңа Котбетдин. Бу сүзләре бал тәпәненә дегет кашыгын китергән кебек булса да, яшь хан үзен бөтенләй башкача тотты. Әллә олыларча уйлый алмый иде, әллә остазына хөрмәте зур идеме?
— Хәзергә монысы да җитәр, тәмамын көтеп торма, булган кадәресен кичәләребездә укып сөендер! — дип белдерде ул.
Котбетдин шул рәвешле Сарайда калды. Язылган һәр бүлекне хан тыңларга ашыкты. Әмма Җанибәкнең, тәхетне даулап, ауга киткән җиреннән олуг гаскәр белән кайтып килгәнлеге беленде. Шәһәр халкы Танибәк ягыннан Җаннбәк тарафдарына әверелде. Сарай бушап калды. Танибәккә бер чара бар—ул да булса тәхетне ташлап качу иде. Бу хәл Котбетдинне тетрәндерде Ул дастан язу белән артык мавыгып, Хөсрәү белән Шириннең мәхәббәт маҗараларын сөйләү белән дәртләнеп, тормыштан артка калганлыгын, хакыйкатьтән читләшкәнлеген аңлады. Бу вакытта әсәрендә Фәрһадның Ширингә гыйшкы сурәтләнә иде. Хәвефлек хәбәрне аңа Танибәкнең бахши-кәтибе Бәркә Фокыйһ китерде. Тизлек белән җыенырга һәм Сарай таифәсе белән кузгалырга кирәклеген хан фәрманы буларак җиткерде. Котбетдин монда кала алмый иде. Т
Танибәк хан йорты белән бергә Җаек ягына таба кузгалды. Жанибәкнек Болгар иле белән куа килүеннән өректе ул. Җаек буендагы Алатау җәйләвенә чатырлар корып урнаштылар. Котбетдин, киңәш тотып, ханның катына барды, әмма кабул кылышмады. Хәле авыр, диделәр. Ә чынлыкта Танибәк, үз туганы Жанибәктән хурлыклы рәвештә сугышсыз качуыннан соң, остазының күзләренә туры караудан ояла һәм үз йөзеннән үзе чиркана иде. Котбетдин моны аңлады. Кире кайтып, дастанны төгәлләү эшенә кереште. Әмма уе буталып, кулыннан каләме төште. Иртәгәсе көн йорт халкы ханбикәнең ачыргаланып кычкыруыннан шаша калды. Күкрәгенә хәнҗәр кадалган хәлдә Танибәк урын өстендә, канга батып ята иде. Тәненең суык булуыннан аның инде төн урталарында ук үтерелгәнлеген һәркем аңлап алды. Куа чыгарга соң иде.
Тарих кабатланды. Хөсрәү ничек үтерелсә, Танибәк тә Җанибәк ханның шымчысы тарафыннан һәлак ителде. Котбетдин Әр-Рази үзенең укучысы—шаһзадәгә ясин чыкты. Күзләре яшьләнде һәм башка һичвакыт Сарай тирәсендә кайнашмаска сүз бирде. Аңа хәзер бу илдә калырга ярамый иде. Гыйракка, үзенең туган иленә төбәп юлга чыкты. Артыннан тансык дала җиле озата барды.
Хәзер ул кая бара? Кемгә килә, аны нәрсә көтә? Берсе дә билгеле түгел иде. «Хөсрәү вә Ширин дастаны» тәмам булды. Аны да бар китаплары белән бергә бахшигә тапшырды. Танибәккә угет-нәсыйхәт, киңәш-табыш бирәчәк әсәре инде аталган кешесе колагына барып ирешмәс. Бу—остазның тарихларны айкап йөрүе аркасында соңаруы иде.