Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шомлы китап: алыргамы, алмаскамы?

news_top_970_100

Бу көннәрдә Петр I «Европага тәрәзә ачкан» шәһәргә, ягъни Санкт-Петербургка барган идем. Шәһәр үзәгеннән атлап барганда, юлымны өч китап кыстырган кыз бүлдерде. Өс киеме бик матур: бәйләнгән баш киеме, коңгырт төстә шарф, ак куртка. Күзләре генә башка узышлы-үткән кешеләрнеке кебек нейтраль түгел: гаҗәпләнеп карагандай, зур итеп ачылган.

Бик көләч йөз белән каршылады. Хәтта шомлы да булып китте. Кичке сәгать алтыда кеше я укудан, я эшеннән кайтып килә: күзләре яртылаш кына ачык һәм төссез була.

Бу кыз миңа зур күзләрен төбәп карады да:

Тукта, иганә (пожертвование) өчен ал әле бу китапны, – ди.

Югалып калдым. Әлеге кыз шулай елмаеп торгач, кәефен коры «юк» сүзе белән төшерәсе килмәде. Китапны кулга алдым.

Чынлап та, нәрсә турында булырга мөмкин икән соң бу? Санкт-Петербургта булгач, берәр Достоевский, Есенин, Пушкиндыр инде, минәйтәм.

Китапның битләрен актара башладым. Күз әле бер сүзтезмәгә, әле бер сүзгә төшә. «Душа», «спокойствие», «познать себя». Күзләр текст буенча йөгерде. Ахыр чиктә, түзмәдем, эчтәлеген карарга булдым. Аннары гына исеменә. (Берәү булса, шунда ук исемен карар иде инде!) Укыйм дисәң, китапны ахырдан да укырга ярыйдыр ул.

Нәрсә турында соң бу? – дим.

Әлеге китап – җан турында. Үлгәннән соң җан бер торыштан икенче торышка күчә бит? Шуны өйрәнү турында.

Дин турында?

Дин турында түгел инде. Бу бит Библия дә, Коръән дә, Трипитаки да түгел бит.

  • Трипитаки – буддизм нормалары һәм кагыйдәләренең төп җыентыгы.

Ә нәрсәгә безгә үлгәннән соң нәрсә буласын белергә?

Бу дөньяда тынычлап яшәр өчен. Күп кеше киләчәген уйлап, борчылып, газап утларында янып яшәргә мөмкин. Аны булдырмас өчен, китапны укырга кирәк. Аны укысаң, барысын да аңлаячаксың.

Үзең укыдыңмы соң?

Әйе, – диде ул, күзләрен ныграк ачып.

Үзем әлеге кызның сөйләгәнен тыңлыйм, үзем китап битләрен кыштырдатам. Күзем бер биттә тукталды. Анда: «Кеше дуңгыз тормышы белән яшәргә тиеш түгел! Кеше тәмле ашагач, озак йоклагач, аңарда сексуаль теләкләр уяна. Бу – гөнаһ. Кеше – үзен физик яктан бөтен әйбер белән тәэмин итәргә тиеш түгел, чөнки кеше – хайван түгел. Кеше рухи үсешкә омтылырга тиеш», – диелгән.

Кеше аңлы булганга хайваннардан аерыла икәнлеген мәктәптә үк «Әйләнә-тирә дөнья» дәреслекләрендә өйрәтәләр. Бу – яңалык түгел ич.

Кеше җан тынычлыгы турында кайгыртырга тиеш. Ул – бәхетнең иң югары ноктасы.

Ә кешедә җан бармы? – дидем дә, күзенә төбәлеп карадым. Әлеге кыз, тормышның мәгънәсен югалткандай, коелып төште. Хәтта төз торган гәүдәсе дә аскарак бөгелде.

Ничек инде җан булмасын? – ди.

Юк, мин җан юк, димим. Нәрсә әйтерсең икәнне генә көткән идем. Кызык бит. Әгәр баш мие җәрәхәтләнсә, кеше – кеше булудан туктый. Фикерли, хәрәкәтләнә, яши алмый. Ә җан ул чакта нишли? Гәүдәне генә тотып торамы?

Кыз җиргә карап, уйлана башлады.

Юлыма син үзең килеп бастың. Мә, китапны, – дидем, үзем дә артык еракка кергәнне аңлап.

Ал инде. Сәдака булыр. 100 сум бирә аласың, я булмаса, 200 сум.

Юк инде, бу китапка 200не генә бирү – аз. Алар синдә өчәү генә. Бәлки, аңа дөрес бәя бирүче кеше очрар һәм күбрәк акча бирер.

Соң син күбрәк бир алайса, – диде.

Җан турында җавап бирмәде, әмма акча сорый белә, минәйтәм.

Бер көне хәзрәткә (кайсы икәнен әйтмим) сорау биргән идем.

Аллаһка ничә юл бар?

Аллаһы Тәгаләгә бер генә юл бар. Ул – ислам, – диде.

Ә гомер буе поп булып яшәгән кешенең гомере бушка узган дигән сүзме? Ул бит үзен җәннәткә эләгәм дип санап, тормышның рәхәтлегеннән баш тарта бит.

Шулай булып чыга инде. Тәрегә ышану – ул фитишизм була, – диде.

Ә тәсбих бездә нәрсә ул?

Мөселманнар аны изге әйбергә санамый. Ул санарга җайлы булсын өчен генә.

Шушы сөйләшүне искә алып, кызга да бу сорауны бирдем.

Бу китапта – Ходайга нинди юл?

Юл – юк. Кеше бары тик газапланулардан арынырга тиеш, – диде дә, елмаеп куйды. Гадәттә кеше елмайгач, йөз тулырак күренсә, аның битләрендә җыерчыклар барлыкка килде.

Әз ашыйсың, ахрысы...

Мин – веган.

Ит ашамыйсыңмени?

Аңламыйм мин: ничек ул җәнлекләрне «үтереп» була?

Ходай шулай яраткан, диләр бездә. Ә син беләсеңме, витамин В12 бары тик субпродуктларда гына бар?

Беләм...

Аның дефициты барлыкка килсә?

Тагын башын аска иде. Ул кыз 22 яшьләрдәдер, ә үзе шундый «югалган». Үзе, ит ашамыйм, ди, үзе Ходайга юл юк, ди. Сектадамы икән, дип уйларга да куркыныч. Әмма ул шул китапны кыстырып, шәһәр уртасында узып баручыларга «ал инде» дип ялынып йөри бит. Үзе акчага мохтаҗга да охшамаган. Нәрсәгә икән ул аңа? Бу сорауга да җавап бирә алмады ул.

Хәер, яшьләр алдан да үзләрен нинди дә булса төркемгә «беркетергә» тырышкан бит. Эмолар, готлар, сектантлар һәм башкалар.

Китабын алмаган өчен рәнҗеп калмасын иде инде. Бигрәк тә каргамасын. Алайса, кем белә, бәлки, китабында анысына да өйрәтәләрдер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100