Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Заһидуллинаның әнисе кияве турында: «Әтисенең капма-каршысы»

news_top_970_100
Сөмбел Заһидуллинаның әнисе кияве турында: «Әтисенең капма-каршысы»
Рамил Гали

Ваһапов фестивале уздыра торган «Халык җәүһәрләре» концертында җырчы Сөмбел Заһидуллинаның әти-әнисе Ильмира һәм Альберт Заһидуллиннардан мини-интервью алганнар. 

Әйтегез әле, Сөмбел характеры белән кемгә охшаган?

Әнисе:

Сөмбел характеры белән нәкъ әтисенә охшаган. Ә тавышы минеке.

Кызыгыз күптән түгел кияүгә чыкты. 

Әтисе:

Аллага шөкер, дөрестән дә, зурлап туйлар уздырдык. 

Кияү ничегрәк сезгә? 

Әнисе:

Әлегә әйбәт. Аллага шөкер. Бик яратабыз аны, бик кәнагать.

Кыз бала кияүне әтисенә охшатып сайлый, диләр. Сездә дә шулай булдымы?

Әнисе:

Юк, киресенчә, капма-каршысы. Сөмбел үзе шундый кешене эзләде. Иренең сәнгать өлкәсендә эшләмәвен теләде.  

Ә Нияз нинди өлкә кешесе?

Әтисе: 

Нияз полиция хезмәткәре булып эшли.

Социаль челтәрдә утыручылар бу җырчы гаиләнең бик матур гаилә булуы турында язып, барысына да уңышлар теләгәннәр. 

  • Җырчы Сөмбел Заһидуллина кияүгә чыккан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100