Җырчы Сөмбел Заһидуллина ире белән аерылышкан. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләде. Җырчы 2022 елда кияүгә чыккан иде. Алай гына да түгел, тормыш иптәше белән аралары өзелү инде шактый күптән булганга охшап тора. Чөнки Сөмбел тирәсендә хәзер яңа гауга куера. Дөресрәге, Сөмбел һәм аның яңа «сөйгәне» тирәсендә.
Җырчы сторисларында, фотоларын да куеп, очрашып йөргән кешесен үзе белән файдалануда, үзенә кул күтәрүдә гаепләп чыкты.
«Люблю, люблю дип йөрде дә, төп башына утыртты», – дип яза ул. Әлеге егетнең Апас районыннан булуын да яшермәгән. Сөмбел сүзләренчә, егет аңа акча тиеш. «Ә мин аны бик нык яраттым, юләр кебек, гел гафу итеп килдем. Фотодагы күгәргән урын - аның аркасында», - ди ул.

Сөмбел сүзләренчә, егете аның турында интернетка ялган, үзен кимсетә торган мәгълүмат та чыгарган. Ләкин җырчы аның һәр ялгышын кичерә килгән. «Ул миннән тезләнеп гафу сорады. Мин тагын аның сүзләренә ышандым һәм гафу иттем», - ди җырчы.
Егете Сөмбел турында аның әнисенә начар эчтәлектәге смслар да язган. Сөмбелне куллануын таныган, аның тышкы кыяфәте турында бик начар сүзләр әйткән.
«Ул мине кулланган, мин моны күптән түгел генә аңладым. Барысы да матур иде. Аяк киемемә кадәр кидерә иде. Менә шундый «ухажер». Шулай кочаклап елый иде, яратам дип. Әмма ул мине кулланган гына икән. Ә мин тиле гашыйк булдым.
Хәзер инде минем турыда гайбәт сүзләр күп сөйләрләр. Ул төзүче, аның сүзләргә исе китмәячәк. Булсын, ләкин сез геройларны йөзгә белергә тиешсез», - ди Сөмбел.

Җырчы егетен һәрвакыт акча белән тәэмин итеп торуын да билгеләп үтә.
«Аның машина йөртү таныклыгы да юк иде. Мин аңа кредитка машина алдым», – ди ул. Егет ул машинаны бәрдергән, ди.
«Сөмбел, шул характерың белән суктырып тордыңмы, гафу итеп килдеңме?» – дип әйтерсез. Әйе, мин аңа бөтен җанымны, йөрәгемне, вакытымны, акчамны бирдем. Ашау-эчүен кайгырттым. Аны бик каты яраттым. Туган көненә икебезгә дип Сочига юллама алдым. (Минем үземә шундый бүләкләр бирсәләр иде икән…) Тиле мин, чынлап та. », - дип сөйләвен дәвам иткән ул.
Сөмбел Заһидуллина беренче иренә карата мондый мөнәсәбәттә булмавын да таный.
«Минем иренемне кем ярды дип уйлыйсыз? Әлбәттә ул. Беренче иремне шулай яраткан булсам, аңа шуның кадәр яхшылыклар бүләкләр ясаган булсам, ышаныгыз, иң бәхетле хатын-кыз мин булган булыр идем. Ләкин беренче иремә андый бәхет эләкмәде», - дигән ул.
Җырчы 2020 елда үзен әтисе кыйнавы хакында да ачылып сөйләгән иде.