Сөмбел Билалова яңа мәхәббәте турында: «Бу – минем хата, мин гашыйк булдым, ышандым»
Татар эстрадасының яшь җырчысы Сөмбел Билалова «ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында кунак булды.
«Кабат гашыйк булып, кияүгә җыенганыңны беләбез», – диде тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова.
«Ул кызыклы тарих булды. Мин гашыйк булырга яратам. Мин үзем генә булырга яратмыйм. Миңа кемдер турында уйларга, гашыйк булу халәте кирәк. Һәр танышкан саен, мин шул кешедер дип өметләнәм, булачак иремдер дип уйлыйм. Болай уйлау дөрес түгелдер. Ашыкмаска, сабыр булырга кирәк. Минем сабырлык белән проблема, әмма үз өстемдә эшлим, һәм аның кайбер нәтиҗәсе дә бар.
Мин 1,5 ел дәвам иткән мөнәсәбәтләр җитди дип уйладым. Кешеләр төрле инде. Аны ничек күрәсең, шундый дип уйлыйсың. Ә кешләр андый түгел икән. Бәлки, ул кешене үзебез «ясыйбыздыр». Бу – минем хата булды, мин ышандым. Ул «никах» дигән сүзне әйтте. Мин бу сүзне болай гына әйтеп була дип уйламый идем.
Күпмедер вакыттан ул юкка чыкты. Миңа бик авыр булды. Авыр кичердем. Гашыйк булдым, икенчедән – ышандым, өченчедән, хыяллар барлыкка килгән иде. Өч ай рәткә килә алмадым, ярый эш булды. Аннары ул кеше килеп чыкты. «Шулай кирәк иде», – диде. Ир-атның сүзендә тормавын, гомумән кичерә, кабул итә алмыйм.
Мин ярата беләм. Кемнедер бик бәхетле итә алырга сәләтледер дип уйлыйм. Әлбәттә, миңа карата да мин теләгәнчә мөнәсәбәт булса», – дип сөйләде җырчы уңышсыз мәхәббәте турында.
Җырчы «ТМТВ» каналы видеосында 26.00 минутта шул хакта сөйли.