news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Билалова шатлыгы белән уртаклаша: «Әлегә атказанган түгел, әмма...»

news_top
Сөмбел Билалова шатлыгы белән уртаклаша: «Әлегә атказанган түгел, әмма...»
Фото: Сөмбел Билалованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Сөмбел Билалова социаль челтәрдәге сәхифәсендә шатлыгы белән уртаклаша.

«Күпләр мине «атказанган артист» исеме бирелү белән котлый, мине лаеклы дип санавыгыз шатландыра. Әмма, әлегә – юк. Мин «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе алдым. Бу бүләк минем өчен кадерле һәм мөһим. Соңгысы булмасын!

Татарстан Мәдәният министрлыгына, мәдәният идарәсенә, минем яраткан филармониягә минем эшемә, иҗатыма югары бәя биргәне өчен рәхмәт. Котлауларыгыз өчен дә рәхмәт!» – дип язган ул.

Аны иҗатташ дуслары һәм виртуаль дуслары котлаган һәм уңышлар теләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар