
Блогер Олеся Лесная татар эстрадасы җырчысы Сөмбел Билалованың иҗатының 20 еллыгына багышланган концертында булган.
– Сөмбел, ничек хәлләр? Сине сөйләштермәскә куштылар әле.
– Дулкынланам. Психологиядер инде ул. Концерт алдыннан тавышны саклабрак торам.
– Сөмбел, ничек уйлыйсың, ни өчен син хәзер элеккеге кебек популяр түгел?
– Ротация, реклама җитмидер. Иҗаттан туктаганым юк, мин эшлим. Әмма аларны актив рәвештә танытып бетереп булмый.
– Димәк, акча җитми.
– Әйе, барысы да хәзер бик кыйммәт.
– Син алайса ырым-шырымнарга ышанасың?
– «На всякий случай».
– «Нишләп кияүгә чыкмыйсың, бала алып кайтмыйсың?» – дигән сорауларга ничек җавап бирәсең?
– Мин гадәттә берни дә әйтмим. Аның нәрсәсен әйтәсең инде. Әгәр яхшы кеше очраса, мин дә кияүгә чыгып, бала табып, гаилә корып яшәр идем. Бүгенгә кадәр килеп чыкмагач, нишләтәсең инде аны. Димәк, әле вакыты җитмәгән.
– Ничек концерт? Синең хис-кичерешләрең?
– Мин белмим, мин рәхәтләндем. Тамашачыдан сорарга кирәк.
– Син канәгать калдың алайса?
– Кайбер кытыршы урыннары бар инде, аларны мин генә беләм, әйтеп тормыйм.
– Эстрадада син аралашмаган кешеләр бармы?
– Дуслашып йөрмәгән кешеләр бар инде. Мисал өчен Иркәне күптән күргән юк. Очрашсак, аралашам инде.