news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ышанып бетә алмыйм» - Сөмбел Билалова кияүгә чыккан!

news_top
«Ышанып бетә алмыйм» - Сөмбел Билалова кияүгә чыккан!
Фото: Сөмбел Билалованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Сөмбел Билалова шәхси тормышына кагылышлы бик матур, куанычлы яңалык белән уртаклашты. Ул сөйгәне белән никахлашкан. Сөмбелнең тормыш иптәше – Самара өлкәсе Әбдеки авылыннан Марсель исемле егет.

«Мин кияүгә чыктым. Никах туебыз үтте, Аллаһка шөкер. Үзем дә ышанып бетә алмыйм әле. Фото-видеолар кертермен, Аллаһы боерса. Барлык кунакларга, сәхнәдәш дусларыма зур рәхмәт, безнең бәйрәмебезне бик бизәделәр, Аллаһка шөкер», – дип сөйләде ул үзенең сторисларында.

Яшь парның никах туен Фаннур Фатыйхов алып барган.

Йолдызлы кунаклардан Фәридә-Алсу дуэты, Дилә Нигъмәтуллина, Вадим Захаров, Филүс Каһиров котлаган. Яшьләр беренче биюләрен дә Филүс Каһиров җырына биегән.

Әлбәттә инде, Сөмбел үзе дә сөйгәненә матур җыр бүләк иткән.

Сөмбел белән Марсельне чын күңелдән котлыйбыз! Мәхәббәтегез гомерлек булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар