news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Билалова кемгә кияүгә чыгачагын әйтте

news_top
Сөмбел Билалова кемгә кияүгә чыгачагын әйтте

Җырчы Сөмбел Билалова концертында ни өчен кияүгә чыкмавын аңлатты.

Җырчы «Нигә кияүгә чыкмыйсың?» дигән сорауның үзенә еш бирелүен искәртте дә җавабын да аңлатты:

- Бездә шундый хәл бит әле. Әнием – Наилә, әтием – Наил. Апам – Гөлшат, җизнәм – Илшат. Мин – Сөмбел? Ә миңа? Нинди исем туры килер иде?

Тамашачылар гаҗәпкә калды һәм исемнәр кычкыра башладылар. «Гайсә», «Хәлим», «Фәрит», «Айдар».

- Сөмбел-Айдармы? – дип гаҗәпләнеп сорады җырчы.

- Минем бер уем бар, - диде җырчы. – Миңа «л» һәм нечкәлек билгесенә беткән исем туры килер иде. Мәсәлән... Минем беренче иремнең исеме «Рафаэль» иде. Тоже булмады, - дип көлде Сөмбел.

Бер ир өзгәләнеп-өзгәләнеп «Самвел!», «Самвел!» дип бу шартка туры килгән исемне кычкырды. Әмма Сөмбел аны ишетмәде дә.

- Бу шаярту гына, мин тиң кеше очравын телим, аның очравын мин беләм, шулай бит? – дип кул чаптырды җырчы һәм «Ялгыз түгел» дигән җыр башкарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар