Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Билалова ире белән аерылышуы турында: «Әти өчен бу – фаҗига булды»

news_top_970_100
Сөмбел Билалова ире белән аерылышуы турында: «Әти өчен бу – фаҗига булды»
"Татар-информ" архивы

Татар эстрадасы җырчысы Сөмбел Билалова «ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында кунак булды. Ул анда ире белән танышуы, гаилә корулары һәм аерылышулары турында сөйләде

«2006 елда, әле университетта укыганда, президент грантын оттым, һәм мине бер елга Мәскәүгә укырга җибәрделәр. Шунда татар җәмгыятенә кереп киттем. Анда туйларда да җырлый башладым, анда Казаннан да ешрак татар дискотекалары була иде. Шунда бер чарада булачак ирем белән таныштым. Болай гына аралашып йөрдек, җитди мөнәсәбәтләр булыр дип уйламаган идем. Бер ел яшәдем һәм Казанга кайтып киттем. Беркайчан да Мәскәүгә бармыйм, дигән идем. Язмыш үзенекен итә… 

Без Рафаэль белән телефоннан, интернеттан аралаша башладык. Ул Казанга килеп йөри башлады. Мин гашыйк булдым. Ул кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, әти-әни белән танышты. Мәскәүгә китеп бардым.

2010 ел иде, иң эссе җәй. Туй көнендә +40 градус иде, урамда да йөри алмадык. Ул Мәскәүгә җәен китте. Мин көзен генә киттем. 5 елга якын әйбәт, тыныч тордык. Ләкин кешеләр кайвакыт туры килмиләр, дус була алалар, әмма ир белән хатын мөнәсәбәтләре – башка ул. Без яхшы аерылыштык, яхшы мөнәсәбәтләрдә калдык, әле дә туган көннәр белән котлашабыз. Без аерылашабыз дип карар кылгач, талак әйттердем. Ул аны әйтте. Шуннан соң 1 ел бергә яшәдек, ләкин дуслар кебек кенә. Бер фатирда яшәдек, чөнки фатир мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде.

Аерылышу турында 1,5 ел уйлап йөрдем, чөнки минем ирем бик әйбәт кеше иде. Ләкин әйбәт дип кенә торып булмый. Озак уйлап йөрдем. Безнең гаиләдә дә аерылышу дигән нәрсә юк, булмады. Иң борчылганы әти иде. Ничек инде аның кызы аерылган?! Аның өчен фаҗига булды.

Мин Рафаэль тормышымда булганы өчен дә, аерылышканга да үкенмим. Шулай кирәк булган инде», – дип сөйләде җырчы.

Җырчы бу хакта «ТМТВ» каналы видеосында 20.00 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100